24 февральне бәйрәм алды көне дип билгеләнде һәм бер сәгатькә кыскарды, дип хәбәр итә РФ Хезмәт министрлыгы.
Быел якшәмбегә туры килгән 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә тиешле өстәмә ял 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге бәйрәменә күчерелә.
Ә менә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне шимбәгә туры килү сәбәпле, ил халкы өч көн ял итәчәк. Хезмәт кодексы нигезендә, 10 март - өстәмә ял көне булып санала.
1 Май бәйрәмендә россиялеләр дүрт көн (1-4 май) ял итәчәк. Җиңү бәйрәмендә исә өч көнлек (9-11 май) ял каралган.
Нет комментариев