Азнакай-ИНФОРМ

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

20 еллык тәҗрибә, уртак максат: Азнакайда Җирле үзидарә көне зурлап билгеләп үтелде

Бүген район-шәһәр Мәдәният йортында Җирле үзидарә көне уңаеннан тантаналы чара узды.

Ул районның төрле еллардагы хезмәткәрләрен, бүгенге буын җитәкчеләрен һәм белгечләрен, депутатларын бергә җыйды.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үз чыгышында җирле үзидарәнең район үсешендәге төп көч булуын билгеләп үтте.


– Районыбызның бүгенгесе дә, киләчәге дә – уртак хезмәт нәтиҗәсе. Халык белән бергә эшләгәндә генә без алга бара алабыз. Безнең максат – кешеләр өчен уңайлы тормыш шартлары тудыру, – диде ул.


Бәйрәмнең иң истәлекле мизгелләренең берсе – ел нәтиҗәләре буенча иң яхшы авыл җирлеген билгеләү булды. Быел бу дәрәҗәле исемгә Балтач авыл җирлеге лаек булды.
Җирлек башлыгы Линар Хәбиповка күчмә байракны узган елгы җиңүче - Чубар Абдул җирлеге башлыгы Нияз Фәрхетдинов тапшырды. Җирлекне Марсель Шәйдуллин акчалата сертификат белән бүләкләде. 
Аннан соң сәхнәгә хезмәт алдынгылары менде, аларга дәүләт бүләкләре, күкрәк билгеләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Мәдәният йортының икенче катында оештырылган күргәзмә ветераннарны узган хезмәт елларына "алып  кайтты". Фотолар, плакатлар, "стена газеталары" - барысы да үткәннәрне бүгенге белән тоташтыручы күпер булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса