Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

19 май – Татарстан матбугаты көне

Сүзегез үткен булсын

Хөрмәтле каләм ияләре – журналистлар, матбугат ветераннары, бу күркәм һөнәрне әле генә үзләштерә башлаган яшь каләм әһелләре! Барыгызны да Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас котлыйм!

Сезнең хезмәтегез җаваплы да, иҗади да. Халыкны яңалыклар белән таныштыру, аның рухи байлыгын арттыру, һәр мәгълүматның, һәр чараның асылына төшенергә ярдәм итүче иң кадерле хәзинә – сүз байлыгын кулланасыз.

Район яңалыкларын халыкка вакытында җиткерүче, район тормышын тарихлаштырып баручы басма буларак, "Маяк" газетасы — һәр гаиләнең көтеп алган кунагы ул. Массакүләм мәгълүмат чаралары елдан-ел камиллеккә омтыла. Бүгенге заман кешесенең тормышы интернет, электрон мәгълүмат чараларына нык бәйле булуга карамастан, яшәешне басма газета-журналлардан башка күз алдына китерү мөмкин түгел.

Һөнәри бәйрәмегез көнендә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек, туган телгә һәм матбугат чараларында басылган сүзләргә булган сак карашыгыз, укучыларыгызга карата хөрмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Каләм көчегез киләчәктә дә кимемәс, журналистика үсешенә, район халкының милли матбугатын һәм мәдәниятен, социаль-икътисадый тормышын үстерүгә үз өлешен кертер дип ышанам. Сезгә уңышлар, яңа иҗади уй-ниятләрегезнең тормышка ашуын, тынычлык, иминлек, саулык-сәламәтлек, озын гомер һәм игелек телим.

Марсель ШӘЙДУЛЛИН,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев