Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зәй янындагы һәлакәт нәтиҗәсендә янган автобустан барлык һәлак булучылар гәүдәләре алынды

Соңгы мәгълүматлар буенча, автобус һәм йөк машинасы бәрелешүе нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булган. (Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районындагы юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә янган автобустан барлык үлгәннәрнең гәүдәләре алынган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия тикшеру комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова җиткерде. Соңгы мәглүматлар буенча, Самарадан...

Соңгы мәгълүматлар буенча, автобус һәм йөк машинасы бәрелешүе нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булган.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Зәй районындагы юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә янган автобустан барлык үлгәннәрнең гәүдәләре алынган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия тикшеру комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова җиткерде.

Соңгы мәглүматлар буенча, Самарадан Ижауга юл тотучы автобус һәм йөк машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә 14 кеше үлгән. Алдан 13 һәлак булучы, шул исәптән ике бала, һәм 15 зыян күрүче хакында хәбәр ителгән иде.

Россия тикшеру комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе хәбәр итүенчә, зыян күргән 6 кешене Чаллы хастаханәснә, тагын 6сын Әлмәт «Татнефть» медсанчастена озатканнар. Өч кеше, шул исәптән 17 яшлек егет, амбулатор күзәтүе узган.

Эльвира Газизова зыян күргән автобуста Чаллыдан 5 кеше баруын, берсе Менделеевскига, калганнары Ижауга юл тотуын җиткерде.

Искәртеп үтик, Самарадан Ижауга баручы пассажир автобусы белән фаҗига бүген төнлә 00.37 сәгаттә Зәй районында булды.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/02/143659/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев