Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзгәрешләр куандыра

Моннан дистә елга якын элек миңа милек мәсьәләсен хәл итү буенча нотариус, БТИ, теркәү палатасы юлларын күп тапкырлар таптарга туры килде. Кайчан килмә, һәрберсендә озын-озын чират булыр, берәр кәгазеңдә кечкенә генә җитешсезлек килеп чыга икән, аңлатып та тормыйча, кире борырлар иде. Аларга йөрүдән гарык булып, туеп туктадым. Елга якын элек...

Моннан дистә елга якын элек миңа милек мәсьәләсен хәл итү буенча нотариус, БТИ, теркәү палатасы юлларын күп тапкырлар таптарга туры килде. Кайчан килмә, һәрберсендә озын-озын чират булыр, берәр кәгазеңдә кечкенә генә җитешсезлек килеп чыга икән, аңлатып та тормыйча, кире борырлар иде. Аларга йөрүдән гарык булып, туеп туктадым.
Елга якын элек кенә тагын шундый эшләрне башкару мәшәкате килеп чыкты. Тик бу юлы инде элеккесенең нәкъ киресенә тап булдым - шәһәрдә халыкка хезмәт күрсәтүнең никадәр дәрәҗәдә алга китүен, камилләшүен күреп сөендем. Әйтик, шәһәрнең Солтангалиев урамындагы "Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәк"тә (МФЦ) милек белән бәйле бөтен операцияләр дә уздырыла. Чират та зур түгел, барлык эшләр дә күз алдында, тәрәзә аша гына башкарыла. Акчалата җыем да шушы ук залдагы кассага түләнә. Соңгы эш итеп теркәү палатасына гына юл тотасы. Анда барганда да элекке еллар искә төшеп борчыды. Баксаң, монда да барысы да үзгәргән икән: ярдәмгә әзер егет-кызлар елмаеп каршы ала.
Өлкәннәрнең йомышлары еш кына социаль яклау учреждениесенә төшә. Монда да барысы да үзгәргән. Хәтта кабул итү көнендә килмәсәң дә, гозереңне үтәмичә җибәрмиләр.
Кырык ел стажлы һәвәскәр машина йөртүче буларак, автомобилемә ел саен техник карау уздыртам. Элекке елларда аңа документлар җыю, акча түләү өчен әллә кайларга йөрергә туры килә, машинаңны күрсәтү өчен тулы бер көн исраф ителә иде. Хәзер аны да җиңеләйткәннәр - күп документларны компьютер базасыннан гына алалар, акчалата түләүгә һәм салымга квитанцияне дә ЮХИДИ бинасындагы кассадан гына аласы. Өстәвенә, машинаң да төзек булса, бөтен операцияне бер сәгать эчендә башкарып чыгасың.
Югарыда бәян ителгәннәрне күңелем аша үткәреп йөргән бер мәлдә, "Маяк" газетасы һәм җирле телевидение шәһәр башкарма комитеты җитәкчелеге белән халыктан кергән сорауларга җавап бирү буенча турыдан-туры элемтә оештырылды. Мин дә алардан үземне борчыган һәм кызыксындырган сорауларга тулы җавап алдым.
Тормышыбыздагы мондый уңай үзгәрешләр өчен рәхмәт дими нәрсә әйтәсең инде тагын?!
Альберт ИСЛАМОВ, пенсионер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзгәрешләр куандыра