Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзгәрешләр кертелә

24 гыйнварда икенче чакырылыш шәһәр Советы утырышы узды. Аны шәһәр советы депутаты, законлылык, хокук тәртибе, депутатлык этикасы һә җирле үзидарә буенча даими комиссия рәисе Рашат Хуҗин алып барды. Депутатлар ТР Азнакай муниципаль районы «Азнакай шәһәр биләмәсе» муниципаль берәмлеге Уставы турында» мәсьәләне карады. Әлеге уңайдан ТР Юстиция министрлыгы Департаментының җирле үзидарә...

24 гыйнварда икенче чакырылыш шәһәр Советы утырышы узды.

Аны шәһәр советы депутаты, законлылык, хокук тәртибе, депутатлык этикасы һә җирле үзидарә буенча даими комиссия рәисе Рашат Хуҗин алып барды.

Депутатлар ТР Азнакай муниципаль районы «Азнакай шәһәр биләмәсе» муниципаль берәмлеге Уставы турында» мәсьәләне карады. Әлеге уңайдан ТР Юстиция министрлыгы Департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлеге консультанты Илшат Исламов чыгыш ясады. Ул Уставка үзгәрешләрнең федераль закончалык таләпләре нигезендә кертелүен ассызыклады. Депутатлар Азнакай шәһәре Уставының яңа редакциясе турында карар кабул итте. Бу уңайдан гавәми тыңлаулар узачак.

«2012 елга һәм 2013-2014 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль районының Азнакай шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты турында» Азнакай шәһәр Советының 2011 елның 20 декабрендә чыккан 50-15 нче карарына үзгәрешләр кертү турында финанс-бюджет палатасы рәисе Гөлнара Садыйкова һәм Россия Федерациясе Президентын сайлау буенча Азнакай шәһәренең 508-527 нче сайлау участокларының участок сайлау комиссияләре составына билгеләү өчен кандидатлар тәкъдим итү турында Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Илсөя Якупова чыгышлары тыңланды. Әлеге мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев