Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Үзеңнеке тәмлерәк

Шимбә көнне Азнакай шәһәре Мәдәният йорты каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылды. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Иртәнге яктылык иңәргә дә өлгермәгән, ә шәһәрдә ярминкә гөрли иде инде. "Кәримов" КФХ, "Марс" ҖЧҖ, "Таллы Бүләк" АХҖК дан килгән машиналарны халык сырып алган. Арзан гына бәядән яңа суйган терлек итен (200...

Шимбә көнне Азнакай шәһәре Мәдәният йорты каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылды.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Иртәнге яктылык иңәргә дә өлгермәгән, ә шәһәрдә ярминкә гөрли иде инде. "Кәримов" КФХ, "Марс" ҖЧҖ, "Таллы Бүләк" АХҖК дан килгән машиналарны халык сырып алган. Арзан гына бәядән яңа суйган терлек итен (200 сумнан) кемнең аласы килмәс икән? Таллы Бүләклеләр - 70, "Кәримов" КФХ - 46, "Марс" ҖЧҖ - 40 мең сумлык мөгезле эре терлек ите сатты. Ярминкәгә килгән халык бер уңайдан тәмле шашлыктан да авыз итеп китте. "Сәлахова" шәхси предприятиесе 22 500лек шашлык сатарга өлгерде.
Җаның ни тели бар да бар бүген. Әнә, шәхси эшмәкәрләр - Мөҗиповлар эре-эре бройлер тавыкларын тезеп куйганнар. Кибеттә сатыла торган зәңгәрләнеп беткән, ашка өресе дә чыкмый торган тавык түгел инде бу. Яңа суйган чып-чын, симез авыл тавыклары, бәясе кибеттәгедән әллә ни кыйммәт тә түгел. 52 500лек продукцияне сатып та куйдылар. Мәлбагыштан эшмәкәр Хөсәеновлар казның яңа суйганын, ысланганын да алып килгәннәр, бәлеш пешерергә баш-аягы да бар. Биредә дә 50 түшкә каздан берни дә калмады. Гомәровларның үз ярдәмче хуҗалыкларында җитештерелгән балы да сатып алучылар күңеленә хуш килде.
Азнакайда сатып алучылар өчен дә, сатучылар өчен дә файдалы булган мондый ярминкәләрнең узуын тирә-юнь районнардагы эшмәкәрләр дә белеп алган икән. Әнә, Айрат Галиуллин Алексеевский районыннан ук килеп җиткән. 50 кило яңа тоткан балык сатты ул бу көнне.
- Мондый ярминкәләрне оештыручыларга рәхмәттән башка бер сүзебез юк, - ди сумка-кәрзиннәрен тутырып кайтырга чыккан Наҗия апа. - Алга таба да шулай дәвам итсен. - Үз җиребездә җитештерелгән продукцияне шикләнмичә алабыз. Арзан да, тәмле дә, сайлап алырга да мөмкинлек бар. Авыл сөте, каймагы, мае да булса, тагы да яхшырак булыр иде.
Бу көнне Актүбә бистәсендә дә ярминкә гөрләде. Мөстәкыймов исемендәге, "Союз-Агро" ҖЧҖләр, "Шәрипова" шәхси предприятиесе 200әр килограмм мөгезле эре терлек ите саттылар.
Киләчәктә шәхси хуҗалыклар, фермерлар, эшмәкәрләр тагын да активрак булып, үз продукциясен тәкъдим итәр дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Үзеңнеке тәмлерәк