Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Зарлана белми ул

Мәрьям Миннеголова кайнап торган шәһәр тормышын, аның күңелне ымсындырган уңайлыкларын ташлап, авылга кайта, иң авыр сыер савучы һөнәрен үзләштерә һәм бәхетен дә шунда таба. Яр Чаллы кызы Мәрьям бу якларга килен булып төшә. Тормыш иптәше Фәритне очратканда әле аның Чаллыда кибеттә сатучы булып эшләгән чорлары була. Ә Фәрите - КамАЗда....

Мәрьям Миннеголова кайнап торган шәһәр тормышын, аның күңелне ымсындырган уңайлыкларын ташлап, авылга кайта, иң авыр сыер савучы һөнәрен үзләштерә һәм бәхетен дә шунда таба.

Яр Чаллы кызы Мәрьям бу якларга килен булып төшә. Тормыш иптәше Фәритне очратканда әле аның Чаллыда кибеттә сатучы булып эшләгән чорлары була. Ә Фәрите - КамАЗда. Яшьләр җыенында бер-берсен табышкан яшьләр бераздан тормыш та корып җибәрәләр. Мәндәй авылында калган әти- әнисе олыгая төшкәч, Фәрит хатынына авылга кайтырга тәкъдим ясый.

- Мин һич кенә дә авылга кайтканыма үкенмим. - Аның саф һавасын, искиткеч матур табигатен, хезмәт сөючән халкын яратам. Ул чорда хуҗалыкны җитәкләүче Хәмит Мөстәкыймов фермаларга яшьләрне җыйды. Бу җитәкчедә оештыру, яшьләрне эшкә тарту сәләте шулкадәр көчле иде. Аларны кызыксындыра, эшкә тарта белә иде. Яшьләр белән мәш килеп, рәхәт итеп эшләдек. Хәзер дә бик күңелле эшлибез. Җәйләүләргә машина белән барабыз, машина белән кайтабыз. Сөтбикәләребез яратып, мөгрәп каршы ала. Аларның һәрберсенең үз холкы, үзенчәлеге.

Гаиләдә биш малайга бер кыз булып үскән, 12 яшеннән әнисез калып, кечкенәдән үк бөтен хатын-кыз эшен үз җилкәсендә татыган Мәрьямгә (ипи басканда күәскә буем да җитми иде, дип искә ала ул) авыл тормышы да, һөнәре дә авыр тоелмый. Ул бик тиз эш серләренә төшенә. Әйтерсең лә, бөтен гомере буена фермада эшләгән. Беренче көннәреннән үк хезмәттәшләре һәм җитәкчелек алдында хөрмәт казана. Үз шәхси хуҗалыкларында да тормыш иптәше белән ихата тутырып мал-туарын да асрыйлар, яшелчә, җиләк- җимешен дә үстерәләр, йорт та салып керәләр. Бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Айдарлары унынчы сыйныфта укый, кызлары Казан финанс-икътисад университетында югары белем ала.

Эшеңне, терлекләрне чын күңелеңнән яратсаң гына уңышларга ирешергә мөмкиндер ул. Мәрьям Фәйзелхак кызы үзен район күләмендә иң тырыш терлекче итеп таныта. Елның-елында район күләмендә уздырылган терлекчеләр конкурсларында алдынгы урыннарны яулый. Көненә дүрт дистә сыерны саву бер дә җиңел эш түгел. Ләкин Мәрьям зарлана торганнардан түгел. Әңгәмәбез чорында аның оптимизмына, үзенең малкайлары турында шулай яратып сөйләвенә сокланып утырдым. Эшеннән, тормышыннан, хезмәттәшләреннән дә канәгать ул.

2011 ел Хәмит Мөстәкыймов исемендәге хуҗалыкның алдынгы сыер савучысы Мәрьям Миннеголова өчен аеруча истәлекле. Азнакай районының 80 еллыгына багышланган юбилей тантанасында аңа Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Ә яулыйсы үрләр алда әле. Аның кебек оптимистлар ирешелгәннәр белән тукталып калмыйлар.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев