Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Заманча һәм уңайлы

"Нефтемаш" заводы тарафыннан модульле ФАП биналары эшләнүе хакында газетабызда язган идек инде. Тиздән районда аларның берсе Митрәй авылында ачылып, халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак. Бинаны фундаментка урнаштыру, су, җылылык кертү эшләре инде төгәлләнгән. Бүгенге көндә биредә электриклар линия сузу белән мәшгуль. "Азнакайнефть" идарәсе тарафыннан да ярдәм зур: юл ясыйлар, территорияне койма...

"Нефтемаш" заводы тарафыннан модульле ФАП биналары эшләнүе хакында газетабызда язган идек инде. Тиздән районда аларның берсе Митрәй авылында ачылып, халыкка хезмәт күрсәтә башлаячак.

Бинаны фундаментка урнаштыру, су, җылылык кертү эшләре инде төгәлләнгән. Бүгенге көндә биредә электриклар линия сузу белән мәшгуль. "Азнакайнефть" идарәсе тарафыннан да ярдәм зур: юл ясыйлар, территорияне койма белән әйләндереп алалар.

Модульле бинага заманча медицина җиһазлары урнаштырылачак, телефон элемтәсе, янгынга каршы саклану чаралары - барсы да таләпләр нигезендә булачак. Фельдшер-акушерлык пунктын 19 апрель көнендә Азнакайда узачак ТР Дәүләт Советы Президиумының күчмә утырышы кысаларында файдалануга тапшыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев