Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Заман җилен алдан тоя

Районыбызда кече бизнесның беренче "корабы" - "ИНТЕХ" ҖЧҖ оешуга быел 20 ел тула. Әле компьютер дигән әкәмәт техника тормышыбызга үтеп кенә керә башлаган чорлар. Эшмәкәрлек эшенә җиң сызганып керешкән Зөфәр Ибраһимовка заман җилен алдан тою хас. Ул эшчәнлеген нәкъ менә шул компьютерларга хезмәт күрсәтүдән башлый. Беренче ЭВМ операторлары да ул...

Районыбызда кече бизнесның беренче "корабы" - "ИНТЕХ" ҖЧҖ оешуга быел 20 ел тула.

Әле компьютер дигән әкәмәт техника тормышыбызга үтеп кенә керә башлаган чорлар. Эшмәкәрлек эшенә җиң сызганып керешкән Зөфәр Ибраһимовка заман җилен алдан тою хас. Ул эшчәнлеген нәкъ менә шул компьютерларга хезмәт күрсәтүдән башлый. Беренче ЭВМ операторлары да ул оештырган курсларда белем ала.

Аннан йорт җиһазлары ясау эшенә керешә. Кемнәрдер товарны бер җирдән өч тиенгә алып, икенче җирдә биш тиенгә сатып, ансат кына баю ягын караганда, Зөфәр Зәки улы үзе җитештерү юлын сайлый. Аның товары бүген дә зур сорауга ия. Дизайны, сыйфаты һәм "теш үтмәле" бәяләре белән халыкны җәлеп итә. Ә аларны мәктәпләргә, балалар бакчаларына бүләк итүе эшмәкәрнең шәфкатьлелеге, киң күңелле булуы турында сөйли. Шулай булмаса, бөлгенлеккә төшкән халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиесен үз җилкәсенә алыр иде микән? Бүген җәмгыять карамагында - 3 чәчтарашханә, кече базар. Биналарны арендага бирү юлы белән генә дә йөзләп кешене эш белән тәэмин иткән. Ә җитештерү тармагында 40ка якын хезмәткәр бар.

Яңа җиһаз үзләштергәндә

Быел җиңел машиналарга техник хезмәт күрсәтү һәм автомойка цехы ачылган. Шулай ук стоматология бүлмәсе эшен башлап җибәргән. Биредә күптәннән массаж кабинеты, кытай медицинасы алымы белән дәвалау үзәге эшли.

Зөфәр Ибраһимов бер урында таптана торган кеше түгел. Җиһаз җитештерүне тагын да арттырырга җыена. Әле менә 30-40 урынлык кече кинотеатр булдыру турында хыялланып йөри. Башына уй кергән икән, ул тормышка ашачак.

Бизнес белән бергә ул көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасының Азнакай департаментын да җитәкли.

-1 октябрьдә районыбыз эшмәкәрләре җитештергән товарлар күргәзмәсе узачак. Бу - урта һәм кече бизнесны үстерүгә, җитештерүче белән кулланучыны якынайтуга юнәлдерелгән чара, - ди З.Ибраһимов.

20 ел бизнес өчен шактый вакыт. Ил нинди генә үзгәрешләр, тетрәнүләр кичермәде. "ИНТЕХ" исә өермәләр дулкынында югалмады, курсын читкә бормады. Моның нигезендә җитәкченең һәм коллективның тырышлыгы, бердәмлеге ята. Эшмәкәрлек диңгезендә үз җилкәнен ныклап киереп, алга, максатына ышанычлы йөзүче "ИНТЕХ" җәмгыятенә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев