Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җыр-моңнарда– еллар авазы

Район үзешчәннәре смотр-концертларының икенче этабы-оешма-предприятиеләр сәхнә осталары иҗатына йомгак ясалды. Гала-концертта тамашачы иң-иңнәрнең чыгышларын хозур кылып, шәһәребезнең 25 еллык тарихи вакыйгаларын җыр-моң аша янә кичереп, иҗтиһат дөньясында ләззәт кичте. -Бәйгедә катнашучы коллективларның сәхнә осталыгы елдан-ел чарлана, үсә бара, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова....

Район үзешчәннәре смотр-концертларының икенче этабы-оешма-предприятиеләр сәхнә осталары иҗатына йомгак ясалды. Гала-концертта тамашачы иң-иңнәрнең чыгышларын хозур кылып, шәһәребезнең 25 еллык тарихи вакыйгаларын җыр-моң аша янә кичереп, иҗтиһат дөньясында ләззәт кичте.

-Бәйгедә катнашучы коллективларның сәхнә осталыгы елдан-ел чарлана, үсә бара, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова. Ул аеруча активларга тукталып, районыбызда матур традициягә әверелгән үзешчәннәрнең смотр-концертында катнашырга да вакыт тапкан һәм азнакайлыларны рухи ял иттергән, җан азыгы биргән хезмәт коллективларына, райондашларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Быел сәхнәгә 13 оешма-предприятиедән 350ләп үзешчән чыкты. Смотр Азнакайга шәһәр статусы бирелүгә 25 ел тулуга багышланганлыктан, һәр коллектив һәм башкаручы репертуарына җирле авторларыбызның туган як турында җыр-көйләрен алган.

Быелгы чыгышларда үзәк сырхауханәнең биючеләре, мәгариф идарәсенең хор коллективы, "Азнакайнефть" идарәсенең вокаль ансамбльләре башкару дәрәҗәсенең югары булуы белән аерылып торды.

Шулай итеп, "Иң яхшы хор" җиңүчесе итеп мәгариф идарәсе танылды, , "Иң яхшы вокаль ансамбле" - "Азнакайнефть" идарәсенеке һәм "Азнакай УТТ" ҖЧҖнең егетләр ансамбле. "Иң яхшы бию коллективы" да, иң шәп биюче Зөлфия Хәкимова да үзәк сырхауханәдән. "Нәфис сүз остасы" - АПТС - "Водоканалсервис" үзешчәне Руслан Галиев. 89нчы профлицейның сәхнә осталары икенче ел инде "Иң яхшы халык уен кораллары ансамбле" исемен алып килә, мәгариф идарәсе ансамбле дә әлеге номинация җиңүчесе. Азнакайның яхшы җырчылары "АзнакайРемСервис", "АзнакайРемСервисТранспорт" һәм МППБиО ҖЧҖдә - Илшат Шәфиков, Рөстәм Йосыпов, Наил Хәкимов һәм Назлыгөл. "Азнакайнефть" идарәсе, гомумән, талантларга бай: "Иң яхшы алып баручы"ларның берсе - Гөлнара Галиева да, "Оригиналь жанр" осталары да аларныкы. Янә бер сәхнә остасы - үзәк сырхауханәнең бүлек мөдире Илфат Фәрхуллин гала-концертны да алып барды.

"Иң оригиналь программа"сы белән мәгариф идарәсе шаккатырса, "Нефтемаш" заводы яшьләрне үзешчән сангатькә күпләп тартуы белән алдырган.

Конкурс нәтиҗәләре буенча өченче урынга АПТС - "Водоканалсервис", социаль яклау идарәсе, 89нчы профлицей коллективлары чыкты. Икенче урында - Бораулау эшләре идарәсе үзешчәннәре. Беренчелекне район үзәк сырхауханәсе һәм "Азнакайнефть" идарәсе коллективлары бүлеште. Ә инде гран-прига мәгариф идарәсенең сәхнә осталары лаек булды.

Төбәгебездә талантлар күп һәм аларның һәр чыгышы тамашачының көчле алкышларына күмелде. Җаннарга ял, күңелләргә дәрт, рухи үсеш биргән матур бәйге сәхнәгә үзешчәннәрне тагын да күбрәк җыйсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев