Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йөгердек!

«Милләтләр кроссы - 2011» Якшәмбе көнне Ишкәев исемендәге ял паркында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе оештыруында Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган «Милләтләр кроссы - 2011» массакүләм йөгерү ярышлары узды. Бу көнне иртә белән Ишкәев исемендәге ял паркына районның төрле нокталарыннан халык җыела башлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова...

«Милләтләр кроссы - 2011»

Якшәмбе көнне Ишкәев исемендәге ял паркында яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе оештыруында Бөтенроссия йөгерү көненә багышланган «Милләтләр кроссы - 2011» массакүләм йөгерү ярышлары узды.

Бу көнне иртә белән Ишкәев исемендәге ял паркына районның төрле нокталарыннан халык җыела башлады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Расих Шәкүров йөгерешчеләрне бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юлладылар. Җиңел атлетика буенча тренер Илһам Сәлифов ярыш шартлары белән таныштырды.

Ярышта мәктәп балаларыннан алып, өлкән яшьтәгеләр дә, барлыгы 1369 кеше катнашты. Районның 57 җитәкчесе катнашында «vip-забег» ярышка үзенчәлекле төс бирде.

Менә иң җитезләрне дә билгеләр чак җитте. Җиңүчеләр медаль, диплом һәм «Кросс наций - 2011» логотиплы сувенир белән бүләкләнделәр.

Сәламәт яшәү рәвешенә чакырган бәйгедә спортка битараф булмаган һәркемгә үз көчен сынап карарга мөмкинлек туды. Шунысы куанычлы: йөгерешләрдә катнашырга теләк белдерүчеләр, димәк үз сәламәтлекләренә битараф булмаучыларның саны елдан-ел арта бара.

Гүзәл Газизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев