Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язын янгын куркынычы арта

Шуңа да кагыйдәләрне төгәл үтәү, игътибарлы булу шарт. Моның өчен электр, газ приборларын, мичләрне төзек хәлдә тотарга, алардан куллану кагыйдәләрен сакларга; электр приборлары, янып торган газ плитәләрен, мичләрне күзәтүчесез калдырмаска; урын-җир өстендә тәмәке тартмаска; балаларның ут белән шаяруына юл куймаска; бакча участоклары, дачалар һәм янгын сулыкларына юлны ачык тотарга; участок...

Шуңа да кагыйдәләрне төгәл үтәү, игътибарлы булу шарт. Моның өчен электр, газ приборларын, мичләрне төзек хәлдә тотарга, алардан куллану кагыйдәләрен сакларга; электр приборлары, янып торган газ плитәләрен, мичләрне күзәтүчесез калдырмаска; урын-җир өстендә тәмәке тартмаска; балаларның ут белән шаяруына юл куймаска; бакча участоклары, дачалар һәм янгын сулыкларына юлны ачык тотарга; участок территорияләрен чистартырга, кирәксез чүп-чарны җыярга һәм чүплекләргә илтергә; торак йорт янында сулы ләгәннәр урнаштырырга, янгын сүндерү чаралары (ут сүндергеч, ком һ.б.ны) даими әзер тотарга; төзелеш объектлары, биналар арасында тиешле ераклыкны сакларга; торак пункт янында табигый һәм ясалма сулыклар булган очракта алар янына 12гә12 метр каты өслекле мәйданчыклар булдырырга; су башняларыннан суны янгын техникасы белән алуга көйләргә; тупас терлек азыгы эскертләрен электр линияләреннән - 15; юллардан -20; бина һәм корылмалардан - 50 метр читтә урнашырга тиеш.

Яз килүгә йорт алды, якын-тирә территорияләрне чистарту башлана. Чүп-чарларны, коры үләнне яндыру бу чор өчен зур проблема булып тора. Ишек аллары, биналар янында учак ягу катгый тыела. Бу максаттан, торак секторында рейдлар уздырылачак, кагыйдәләрне бозучылар административ җаваплылыкка тартылачак.

Электрүткәргечләрен дөрес монтажламау очраклары да зур борчу тудыра. Бу эшне тиешле кагыйдәләрне төгәл үтәп, электриклар башкарырга тиеш. Йорт, фатирларда электрсчетчикларда калибрланмаган саклагычлар (жучоклар) куллану тыела. Бер розеткага берничә электркуллангыч тоташтыру да аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин.

Нәкъ шушы чорда бакчачылар төзелеш материалларын юлга чыгарып куючан булалар, ул-бу булса, бу янгын машиналары өчен зур каршылык булып тора. Авыл җирлекләрендәге янгыннар аеруча борчу тудыра. Аерым гражданнарның эчкечелек белән шөгыльләнүе, тиешсез урында тәмәке тарту, учаклар, коры үлән яндыру - болар барысы да янгын чыгуның төп сәбәпләре. Янгын чыгуның иң беренче билгеләре беленүгә (көйгән ис, ялкын, төтен) кичекмәстән 01, 7-20-01, яки 112 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк. Үзеңә сүндерү бары тик башлангыч чорда гына рөхсәт ителә. Әлеге гадәти генә кагыйдәләрне белеп торсагыз һәм сакласагыз, сезгә янгын куркынычы янамас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Язын янгын куркынычы арта