Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язның иң зур бүләге

Менә алар, яңа йортка күчү бәхетенә ирешүчеләр! Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин яңа фатир хуҗасына ачкыч тапшыра Язның беренче көннәре Актүбә халкы өчен зур шатлык алып килде. узган шимбәдә бистәнең Ленин урамындагы ярты гасырдан артык элек төзелгән, инде шактый таушалган 5, 10а, 10б, 11 нче йортларда яшәүче 29 гаилә,...

Менә алар, яңа йортка күчү бәхетенә ирешүчеләр!

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин яңа фатир хуҗасына ачкыч тапшыра

Язның беренче көннәре Актүбә халкы өчен зур шатлык алып килде. узган шимбәдә бистәнең Ленин урамындагы ярты гасырдан артык элек төзелгән, инде шактый таушалган 5, 10а, 10б, 11 нче йортларда яшәүче 29 гаилә, аларның туганнары, дуслары, якыннары яңа йорттан фатир ачкычлары алу тантанасына җыелды.

...Ленин урамындагы әлеге 10 нчы санлы йорт - республикада бара торган "Тузган торак" программасының бистәдәге икенче җимеше. Беренчесен - Лесная урамында төзелгән өч подъездлы, өч катлы, икешәр-өчәр бүлмәле йортны тапшырганга да әле өч ай гына вакыт узды. Менә хәзер икенчесе әзер. Федераль һәм республика бюджетлары хисабына аларны, "Татнефть" ААҖ заказы белән, "Главнефтегазстройсервис" идарә итү компаниясе ҖЧҖнең Рәйхан Газизуллин җитәкчелегендәге Актүбә төзү-монтаж идарәсе участогы коллективы төзеде. Йортларның кыеклап эшләнгән түбәсе кызыл төстәге профнастил белән ябылган, кирпечтән төзелгән диварлары җылылык саклаучы һәм тавыш үткәрмәүче махсус материал белән төрелгән, "ФАССТ" белән тышланган. Подъезд һәм фатирларга пластик (ПВХ) тәрәзәләр, подъездларга керү юлына тимер ишекләр куелган. Әлегә бөтен бистәгә алар ике игезәк кебек, әллә кайдан аерылып, игътибарны җәлеп итеп, күңелне сөендереп тора.

... Җанны назлый торган төсләргә буялган яңа йорт каршындагы мәйданга җыелган йөзләгән кеше - яше-карты, бала-чага Юрий Гагарин исемендәге Мәдәният йорты артистлары чыгышыннан ләззәт алган арада, тантанага килүчеләр белән гап корабыз. Беренче әңгәмәдәш 83 яшьлек Фәрдия апа Сабитова. Тамаша күрергә Актүбәнең көнчыгыш өлешеннән үк килгән.

- Бистәдә 1954 елдан бирле яшәсәм дә, мондый матур, җыйнак йортның моңа кадәр биредә төзелгәне юк иде әле. Яңа хуҗалары рәхәтен күрсен, бәхеттә, куанычта, муллыкта яшәсеннәр, - ди ул.

Ә менә 88 яшьлек Фатима апа Әхмәтшина үзе бүгенге бәйрәм сәбәпчеләренең берсе булып чыкты. Заманында кырык елдан артык сырхауханәдә операция шәфкать туташы булып эшләгән. Инде ялгызы калуына да карамастан, иске йортындагы өч бүлмәле фатиры урынына шундый ук мәйданлы яңа фатир биргәннәр.

- Олыгайган көнемдә бу кадәр кадер-хөрмәт күрермен дип уйламаган да идем, - ди Фатима апа. - Мондый игелек эшләүче бистә, район, республика җитәкчеләренә минем генә түгел, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын!

Фатир ачкычларын тапшыру тантанасын район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин ачты, бәйрәмгә килгән актүбәлеләрне, яңа йортка күчүчеләрне бистә тормышындагы әлеге зур һәм истәлекле вакыйга белән тәбрик итте.

-Актүбәне төзекләндерү эшләре дәвам итә. Әлеге йорт соңгысы булмас. Һәрхәлдә, бу өлкәдә нәтиҗәле эш алып барабыз, - дип ышандырды Марсель Зөфәр улы. - Быел биш күпфатирлы йортка 18 миллион, 1 нче урта мәктәпкә 15 миллион сумлык капиталь ремонт уздырылачак. Ишек алларын һәм квартал эчләрен төзекләндерүгә 5 миллион сум акча бүленде. Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында косметик ремонт уздыру, каты биологик калдыклар полигонын төзүне төгәлләү, "Каенлы" микрорайонында су скважинасы бораулау, урамнарга су кертү, юлларны ремонтлау планлаштырыла.

Яңа йортка күчүчеләрне Актүбә бистәсе вәкаләтле органы башлыгы Роза Галеева, заказчы вәкиле - "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Наил Вәлиев, подрядчы - төзү-монтаж идарәсе җитәкчесе Рәйхан Газизуллин һәм башкалар тәбрикләде. Яңа йортка күчүчеләр исеменнән Иван Власюк район һәм бистә җитәкчелегенә, нефтьчеләр һәм төзүчеләргә ихлас рәхмәтен белдерде.

... Ниһаять, яңа йорттан ачкычлар тапшырылды, ишеккә аркылы бәйләнгән ал тасма киселде, хуҗалар фатирларына узды...

Ә безгә бәхет иңгән актүбәлеләрне газета укучылар исеменнән тәбриклисе генә кала...

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев