Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Язгы ташу

Кинәт җылыту су басуга китерде Аз карлы бу елда җиргә туң катламы ятты. Язын яуган кар туңган өслеккә ятып, туфракка сеңә алмады. Шуңа да кинәт кенә җылытып җибәрү сәбәпле Давыдов, Насыйри һәм Бакча урамнарындагы берничә йортны су басты. Табигать шартларыннан зыян күрүчеләр шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать иттеләр. МЧС хезмәткәрләре һәм...

Кинәт җылыту су басуга китерде

Аз карлы бу елда җиргә туң катламы ятты. Язын яуган кар туңган өслеккә ятып, туфракка сеңә алмады. Шуңа да кинәт кенә җылытып җибәрү сәбәпле Давыдов, Насыйри һәм Бакча урамнарындагы берничә йортны су басты.

Табигать шартларыннан зыян күрүчеләр шәһәр башкарма комитетына мөрәҗәгать иттеләр. МЧС хезмәткәрләре һәм «Татнефть» ААҖ предприятиеләре ярдәме белән 3 техника бүлеп бирелде һәм 11 йорт коткарылды.

- Шундый ук хәл шәһәрнең башка урамнарында да булмас дип әйтеп булмый. Шуңа да махсус техника һәрчак хәзерлек сызыгында, - дип хәбәр итте 87 нче янгын сүндерү часте начальнигы Рөстәм Хәйруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев