Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшьлекнең ялкыны сүнмәгән!

Узган җомгада район-шәһәр Мәдәният йорты залында район һәм кала ветераннар иҗтимагый оешмасына нигез салынуның 40 еллыгын бәйрәм итү тантанасына җыелган һәм бирегә килә алмаган һәр ветераныбыз үткән юл турында том-том китап язмалы. Әнә алар, күкрәкләре тулы орден-медальләр, ягымлы йөзләрендә нур уйнаган чал чәчле әби-бабайлар, апа-абыйларыбыз. Аларны бусагадан ук хөрмәтләп Мәдәният...

Узган җомгада район-шәһәр Мәдәният йорты залында район һәм кала ветераннар иҗтимагый оешмасына нигез салынуның 40 еллыгын бәйрәм итү тантанасына җыелган һәм бирегә килә алмаган һәр ветераныбыз үткән юл турында том-том китап язмалы. Әнә алар, күкрәкләре тулы орден-медальләр, ягымлы йөзләрендә нур уйнаган чал чәчле әби-бабайлар, апа-абыйларыбыз. Аларны бусагадан ук хөрмәтләп Мәдәният йортының тынлы оркестры һәм тальянчылар ансамбле дәртле көйләрен сузды. Икенче каттагы районыбыз осталары әзерләгән кул эшләнмәләре күргәзмәсеннән күзләр камашты. Ветераннар советы эшчәнлеге яктыртылган фильмны да залдагылар яратып карады.
Бәйрәмгә башкаладан да мәртәбәле кунаклар килде. ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзен ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның чит илгә эшлекле визиты сәбәпле, килә алмавын, бу изге миссияне аңа йөкләвен әйтеп башлады.
- Бүген Җиңү мәйданында Бөек Ватан сугышында һәлак булган Азнакайның батыр ул-кызлары истәлегенә Мәңгелек ут янәшәсендә ике канат булып, Җиңүне якынайтуда фидакарь хезмәт куйган тыл батырларына, бала чаклары дәһшәтле сугыш чорына туры килгән, хәзер инде хөрмәтле хезмәт ветераннарыбызга һәйкәлләр куелу да республикада матур башлангыч булды. Гомумән, һәр өлкәдә инициатива күрсәтү, заман белән бергә атлау, яңалыкка омтылу азнакайлыларга хас сыйфатлар. Сезнең ветераннар советы да әнә шундый тынгысызлыгы, активлыгы белән аерылып тора...
Сүзләрен дәллиләп, Фәрит Хәйрулла улы Президентның Рәхмәт хатын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Гомумән, дәрәҗәле бүләкләр шактый булды. Татарстан Республикасы җитәкчелеге, ветераннар советы, РФның "Трудовая доблесть" иҗтимагый оешмасы, район җитәкчелегенең, иң активларга район ветераннар советының үз исеменнән дә бүләкләр тапшырылды.
Өлкәннәребезне юбилей тантанасы белән котлап үзешчәннәрнең олысы-кечесе берсеннән-берсе матур чыгыш ясады. Ә инде кунагыбыз - моң иясе Фән Вәлиәхмәтов "Герман көен" башкарганда балачак, яшьлек хәтирәләрендә бөтерелгән күңелләр тулып, күзләргә яшь бөртекләре эленде.
Тантана барышында истәлекле дә, дулкынландырган да чыгышлар күп булды. Әлбәттә, ветераннар оешмасына нигез салучылар, шушы 40 ел эчендә аның советын җитәкләгән, үзенең якты эзен калдырган райондашларыбыз да искә алынды, бүгенге көндә дә аның эшендә янып йөргән ветераннарыбыз хөрмәтләнде.
Район һәм шәһәр ветераннар советының зур оештыру сәләтенә ия, тынгы белмәс рәисе Миргасим Кәримов тәбрикләү сүзендә әйткәнчә, исән-сау яшәгез, безнең олы ихтирамга ия өлкәннәребез, сезнең белән алдагы юбилейларны да әнә шулай шат күңел, сүнмәс дәрт, матур эшләр белән каршыларга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьлекнең ялкыны сүнмәгән!