Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшь чакта, көчле чакта...

Хәзер шулкадәрле уңайлы, тиз генә барасы җирең булса, такси гына чакыртасың. Ишек төбеннән алып китеп, кирәк җиреңә илтеп тә куя. Казанга барырга теләсәң дә, минуты-секунды белән юлга чыгарга була, сәгать саен машина ("Газель"мы, уңайлы автобусмы) йөреп кенә тора. Өлкәнрәк буын вәкилләре хәтерлидер әле: башкалага барыр өчен билет алырга чират алып,...

Хәзер шулкадәрле уңайлы, тиз генә барасы җирең булса, такси гына чакыртасың. Ишек төбеннән алып китеп, кирәк җиреңә илтеп тә куя. Казанга барырга теләсәң дә, минуты-секунды белән юлга чыгарга була, сәгать саен машина ("Газель"мы, уңайлы автобусмы) йөреп кенә тора. Өлкәнрәк буын вәкилләре хәтерлидер әле: башкалага барыр өчен билет алырга чират алып, касса төбендә кунган чаклар да бар иде. Кондиционерлы, җайлы утыргычларга утырып сәфәр чыкканда бу уңайлыкларның нигезендә тынгы белмәс, армый-талмый эшләүче эшмәкәрләребезнең тырышлыгы ятуын уйламыйбыз да. Шундыйларның берсе - "Апельсин" пассажирлар агентлыгы, "ФРИВЭЙ" ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Шәйхлисламов.
Я, кайсы гына малай кечкенә чакта әтисе, я бабасы янына машинага утырып дөнья гизәргә яратмый. Кечкенә Рамил дә бабаларының машиналарыннан төшми. УПНП КРСта слесарь, диспетчер, аннан мастер дәрәҗәсенә күтәрелә, читтән торып Уфа нефть институтын да тәмамлый егет. Әмма хыялында йөрткән юл, транспорт һаман аны үзенә чакыра. Тота да бөтенләе белән таксига күчә, үзенең шәхси предприятиесен ачып җибәрү теләге белән яна башлый. Уңышлы гына нефть предприятиесендә эшләп йөргән егет нигә шулай кискен борылыш ясаган соң? Бу хакта сорагач, эшмәкәр:
- Мин вакытны югалтам дип уйладым. Яшь чагында көчең, энергияң ташып торганда, күңелең белән тагын да зуррак, кешеләр өчен кирәклерәк эш башкарырга мөмкинлегең барлыгын тоеп торганда, нигә әле ул хыялны тормышка ашырмаска?!
Үз көченә ышанган, ныклы карарга килгән Шәйхлисламов ялгышмый. Үр артыннан үр яулана. "Спутник" шәхси предприятиесендә эшчәнлеген башлап җибәрүенә дә дистә елга якын вакыт үткән. Аннан "Апельсин" пассажирлар агентлыгы оеша. Ә бүгенге көндә инде ул "ФРИВЭЙ" ҖЧҖгә җитәкчелек итүне дә үз өстенә алган. Барлыгы 125 кешене эш белән тәэмин иткән. Шәһәр, шәһәрара маршрутлар, мәктәп, "кольцо" автобуслары - барысы да шушы җәмгыять карамагында.
Транспорт хезмәте җиңел тармак түгел. Әледән-әле бензин бәясе артып кына тора. Кайчагында чыгымнар керемнәрдән артып та китә, ә маршрутны өзәргә ярамый. Әмма мондый егетләр проблемаларны чишү юлын һәрчак таба ул.
- Безнең төп бурыч - пассажирлар ышанычын югалтмау. Аларга уңайлы булсын өчен барын да эшлибез. Киләчәктә булган техниканы яңартуга зур көч куячакбыз, - ди җәмгыять җитәкчесе.
Р. Шәйхлисламов үрнәк гаилә башлыгы да. Тормыш иптәше Лена белән алар ике кыз үстерәләр.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь чакта, көчле чакта...