Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярыштык та, ял да иттек

Спорт-сәламәтләндерү базасында "Азнакайнефть" идарәсенең яшь эшчеләре арасында XIII "Аҗаган" хәрби-патриотик уеннары узды. Анда структур подразделениеләрдән 3әр кешене берләштергән 14 команда катнашты. - Мондый турнирлар үзара һәм коллектив мөнәсәбәтләрне ныгытуда, нәтиҗәдә - эштәге мәсьәләләрне аңлашып, тиз арада хәл итүгә булыша. Әлеге чаралар безнең корпоратив культурабызның бер өлеше, - диде идарәнең яшьләр...

Спорт-сәламәтләндерү базасында "Азнакайнефть" идарәсенең яшь эшчеләре арасында XIII "Аҗаган" хәрби-патриотик уеннары узды.
Анда структур подразделениеләрдән 3әр кешене берләштергән 14 команда катнашты.
- Мондый турнирлар үзара һәм коллектив мөнәсәбәтләрне ныгытуда, нәтиҗәдә - эштәге мәсьәләләрне аңлашып, тиз арада хәл итүгә булыша. Әлеге чаралар безнең корпоратив культурабызның бер өлеше, - диде идарәнең яшьләр комитеты рәисе Рафаэль Саетгәрәев, үзенең котлау сүзендә. - Монда иң мөһиме - катнашу, аралашу һәм спорт мәнфәгатьләре.
"Аҗаган" уены 6 этапта узды. Анда команда белән сыңгар аучы чаңгысында шуу, каршылыклар аша йөгерү, түш белән шуышу да, "снаряд күчерү", имгәнүчене кулга күтәреп, чанага салып транспортлау да, пневматик винтовкадан ату буенча шәхси һәм команда ярышлары да булды.
Турнир нәтиҗәләре буенча 7нче ЦДНГ - I, 4нче ЦДНГ - II, 5нче ЦДНГ III урыннарга чыкты. Мылтыктан атуда Руслан Садыйковка тиңнәр табылмады.
Моннан тыш, яшьләр хоккей һәм волейбол ярышларында да көч сынашты.
Илдар ГОМӘРОВ, 6нчы ЦДНГның яшьләр лидеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярыштык та, ял да иттек