Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярышлардан тамашачы хозурланды

Узган якшәмбедә, Ватан сакчылары көне уңаеннан, Актүбә эшчеләр бистәсендә муниципаль берәмлек башлыгы призына хоккей ярышлары, шулай ук 1нче мәктәпне тәмамлаган, сугыш хәрәкәтләре вакытында Чечен Республикасында һәлак булган Айгиз Зәйнетдинов истәлегенә баскетбол турниры уздырылды. Әлеге чаралар бистәнең яшьләр советы башлангычы белән оештырылды һәм Актүбә бистәсе башкарма комитеты, муниципаль берәмлек депутатлары иганәлегендә...

Узган якшәмбедә, Ватан сакчылары көне уңаеннан, Актүбә эшчеләр бистәсендә муниципаль берәмлек башлыгы призына хоккей ярышлары, шулай ук 1нче мәктәпне тәмамлаган, сугыш хәрәкәтләре вакытында Чечен Республикасында һәлак булган Айгиз Зәйнетдинов истәлегенә баскетбол турниры уздырылды. Әлеге чаралар бистәнең яшьләр советы башлангычы белән оештырылды һәм Актүбә бистәсе башкарма комитеты, муниципаль берәмлек депутатлары иганәлегендә узды.
Хоккей беренчелеге өчен ярышларда Актүбәнең "Кристалл", Карабашның "Девон", Кәкре-Елганың "Куәтле Елга" һәм Әсәй, Тымытык авылларының җыелма командалары катнашты. Кайдан килүләренә карамастан, хоккейчылар тамашачыны җәлеп итәрлек оста уен күрсәтте. Нәтиҗәдә, Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы кубогына актүбәлеләр лаек булды. "Девон" икенче урынны яулады. Өченче урында - ике авылның берләштерелгән командасы.
Баскетбол ярышларында беренчелекне лаеклы төстә "Ковчег" студентлар командасы яулады. "Азнакайнефть" идарәсенең сәламәтләндерү-спорт комплексы егетләре икенче, "Әфган" командасы өченче булды.
Җиңүчеләргә дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды.

Алина БАЙБУЛАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярышлардан тамашачы хозурланды