Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярминкәләр булып торсын!

Узган ял көннәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне кайгырту ункөнлеге кысаларында үзебезнең җирле җитештерүчеләр катнашында ярминкә оештырылды. Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Газинур Газизов белән ункөнлек барышы хакында сөйләшеп алабыз. - Бүгенге көндә районда 4260 инвалид яши, аларның 264е- яшүсмерләр һәм балалар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның хәлен аз булса да җиңеләйтү, аларның...

Узган ял көннәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне кайгырту ункөнлеге кысаларында үзебезнең җирле җитештерүчеләр катнашында ярминкә оештырылды.

Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Газинур Газизов белән ункөнлек барышы хакында сөйләшеп алабыз.

- Бүгенге көндә районда 4260 инвалид яши, аларның 264е- яшүсмерләр һәм балалар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның хәлен аз булса да җиңеләйтү, аларның яшәү шартларын яхшырту буенча мөмкин булганның барсын да эшләргә тырышабыз, - диде ул. - Бүгенге ярминкә дә чираттагы чараларның берсе. 7 декабрьдә 7-16 яшьлек балалар, үсмерләр белән очрашу үткәрергә җыенабыз. Бу чаралар аларга яшәү көче, дәрт өсти, стимул бирә, бер-берләре белән якыннанрак танышалар, аралашалар, дуслашып китәләр... 9 декабрьдә узачак Хәйрия марафонында барлык азнакайлылар, оешма-предприятиеләрне актив катнашырга чакырабыз.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси хуҗалыклар, фермерлар һәм эшмәкәрләр үзләрендә җитештерелгән продукцияне тәкъдим итте. Әйтергә кирәк, бәяләр дә арзан, товар да сыйфатлы иде. Мәсәлән, казны 800 сумга тәкъдим иттеләр. Аны "Мәнәвез" кошчылык фермасыннан да, Вахитов авыл җирлегеннән дә, шәхси эшмәкәр Р. Хөсәенов та, "Таллы Бүләк" хуҗалыгыннан да күпләп алып килгәннәр, ни дисәң дә, каз өмәсе чоры шул. Сыер итенең килограммын 200 сумнан, дуңгызныкын 180 сумнан саттылар. Ярминкәгә килүчеләр Чубар Абдул авылы уңганнары, Азнакай май заводы киштәләрендәге сөт продуктларын да бик яратып алды. Кәкреелгалылар шулай ук табынның төп нигъмәте - карабодай, башка ярмалар, бодай һәм арпа тәкъдим итте.

- Ярминкәләр гаилә бюджетын нык экономияли! Без, пенсионерларга, бигрәк тә отышлы. Безнең өчен Яңа ел алдыннан да шундый ярминкә оештырырлар әле, дигән өметтә калабыз, - дип тәэсирләре белән уртаклаша ярминкәләрне бер дә калдырмаган Фәрит Дәүләтшин.

Сатып алучыларны коймаклы кайнар чәй белән сыйлау да оештырылган. Район үзешчәннәре концерты аңа бәйрәм рухы өстәде.

Оксана Ильясова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев