Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярдәм кирәк

"Радость детства" хәйрия фонды - коммерцияле булмаган оешма. Аның эшчәнлеге каты авырулы балаларга ярдәм итүгә акча җыюга юнәлтелгән. 25 декабрьгә кадәр ул церебраль өянәкле балаларга булышлык итү максатында "Вак-төяк - вак-төяк түгел" дигән акция үткәрә. Әйдәгез, акциягә актив кушылып, безнең ярдәмгә мохтаҗ балаларга игелек күрсәтик. Яр Чаллыда яшәүче Эллина Мамедова...

"Радость детства" хәйрия фонды - коммерцияле булмаган оешма. Аның эшчәнлеге каты авырулы балаларга ярдәм итүгә акча җыюга юнәлтелгән. 25 декабрьгә кадәр ул церебраль өянәкле балаларга булышлык итү максатында "Вак-төяк - вак-төяк түгел" дигән акция үткәрә. Әйдәгез, акциягә актив кушылып, безнең ярдәмгә мохтаҗ балаларга игелек күрсәтик.
Яр Чаллыда яшәүче Эллина Мамедова - тумыштан җитди авырулы (ДЦП, психик үсеш hәм сөйләм теле тоткарлану һ.б.). Бүген аңа 4 яшь. Табиблар аның хәлен бик авыр дип бәяли. Шулай да Германия табиблары алга таба да өметләрен югалтмаска кушкан. Ә бүген сабыйга алда торган дәвалану курслары үтү өчен МОТОмед тренажеры кирәк. Аның бәясе якынча 269 мең сум тора һәм әнисенең моңа финанс мөмкинчелеге юк.

Әлмәттә яшәүче 3 яшьлек Эмиль Маликов та церебраль параличтан, эпилепсиядән интегә. Тернәкләндерү чаралары узганнан соң ул сөйләшә, шигырьләрне хәтерендә калдыра башлаган. Ләкин дәвалануны "Сакура" (Чиләбе) медицина үзәгендә дәвам итү өчен Эмильгә 99500 сум акча кирәк.
Тамчыдан күл җыела дигәндәй, безнең ярдәм йөзеннән җибәрелгән һәр тиенебез - Эллина белән Эмильнең бәхетле киләчәгенә ышаныч. Әйдәгез, нәни сабыйлар язмышына битараф калмыйк, кулдан килгәнчә ярдәм итик!
Матди ярдәм күрсәтү өчен «Радость детства" хәйрия фондына үзегез булдыра алган сумманы күчерә аласыз. Банкның реквизитлары:
ИНН 1659124296
КПП 165901001
ОГРН 1121600000796
420139 г.Казань, ул.Ю.Фучика, 91 оф. 19
Тел.: 7(843)258 31 24; 7 (843) 211 41 49
р/с 40703810424640004020
в филиале № 6318 Банка ВТБ 24 (ЗАО) г.Самара
БИК 043602955
к/с 30101810700000000955
Шулай ук сез 7715 номерына, "ФОНД" сүзен һәм хәйрия суммасын кертеп, СМС хәбәр дә юллый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярдђм кирђк