Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгыннардан сак булыйк!

Узган елда Азнакай районы территориясендә 40 янгын чыккан, аларның 32се торак йортларда, 6сы транспорт чарасында. 8 кеше янгыннарда һәлак булган. Кышкы салкын көннәрдә янгын куркынычы тагын да арта төшә. Чөнки бу чорда кешеләр үзләренең торак йортларын ныклап җылыталар. Бу максатта электр җылыткыч приборларыннан файдаланалар, мичләрне озаклап ягалар. Көннәрнең салкынлыгы янгыннарны...

Узган елда Азнакай районы территориясендә 40 янгын чыккан, аларның 32се торак йортларда, 6сы транспорт чарасында. 8 кеше янгыннарда һәлак булган.


Кышкы салкын көннәрдә янгын куркынычы тагын да арта төшә. Чөнки бу чорда кешеләр үзләренең торак йортларын ныклап җылыталар. Бу максатта электр җылыткыч приборларыннан файдаланалар, мичләрне озаклап ягалар. Көннәрнең салкынлыгы янгыннарны сүндерүдә дә зур авырлыклар тудыра. Бу максатларда кулланылучы сусаклагычлар еш кына каткан, аңа юллар чистартылмаган була. Мондый җавапсызлык һәм битарафлыкның азагы бик аяныч тәмамланырга мөмкин.
Көннәр салкын торганда тагын да игътибарлы һәм сак булыйк! Кулдан ясалган, төзек булмаган җылыткычлар, электр приборларыннан файдаланмыйк. Мичләрне өч сәгатьтән дә артык ягарга, күзәтүсез калдырырга ярамый. Янгын булган очракта 01, 112 телефоннары аша шалтыратыгыз! Гадәти янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен саклап, сез үз милкегезне, ә бәлки гомерегезне дә саклап каласыз.

Равил ХӨСӘЕНОВ, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгыннардан сак булыйк!