Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташларның сагынган чагы...

Узган җомгада башкалада яшәүче азнакайлыларның "Чатыртау" җәмгыяте, Азнакай муниципаль районы белән берлектә, «Казан» милли мәдәният үзәгендә якташлар белән очрашу кичәсе уздырды. Узган гасырның авыр һәм болганчык 90нчы еллары башындагы кыенлыкларны берләшеп, ярдәмләшеп узу максатыннан республикада беренчеләрдән булып оешкан Азнакай якташлар җәмгыяте нәтиҗәле эшчәнлеген озак еллар җәелдерә алмыйча, үз казанында гына...

Узган җомгада башкалада яшәүче азнакайлыларның "Чатыртау" җәмгыяте, Азнакай муниципаль районы белән берлектә, «Казан» милли мәдәният үзәгендә якташлар белән очрашу кичәсе уздырды.

Узган гасырның авыр һәм болганчык 90нчы еллары башындагы кыенлыкларны берләшеп, ярдәмләшеп узу максатыннан республикада беренчеләрдән булып оешкан Азнакай якташлар җәмгыяте нәтиҗәле эшчәнлеген озак еллар җәелдерә алмыйча, үз казанында гына кайный башлаган кебек иде. Менә дистә ярым елдан соң әлеге кирәкле гамәлне яңарту - очрашу, аралашу мөмкинлеге кабат туды.

Безнекеләр аңа ныклы әзерлек белән килгән. Районның социаль-мәдәни казанышларын чагылдырган күргәзмә Милли мәдәният үзәге фойесын бөтенләе белән биләп торды диярлек. Кичәгә килүче якташларны артистларыбыз җыр-биюләр белән каршы алды. Таныш йөзләр, җөмһүриятебез күгендә якты йолдыз булып балкучы шәхесләр... Араларында танылган сәясәтчеләр, эшмәкәрләр, юристлар, галимнәр, табиблар, артистлар, язучылар, шагыйрьләр, журналистлар, студентлар, башка төр һөнәр ияләре бар. Очрашуга карата аларның фикере белән кызыксынабыз.

Әзһәр Шакиров, артист:

-Без кайдан һәм кемнәр соң без? Бүген һәркем үзенә әлеге сорауны бирергә тиеш. Шулай булганда гына алга дөрес адым ясарга була.

Нәҗибә Ихсанова, артист:

-Соңгы тапкыр очрашу узган гасырда булган иде. Ниһаять, үткәннәрне барлау, нәтиҗә ясау, алга планнар билгеләү вакыты җитте. Бүгенге мәҗлесне киләчәккә озын юлның беренче адымы дип карарга кирәктер.

Фәндәс Сафиуллин, җәмәгать эшлеклесе:

-Аралашу, бердәм булу -бик зур көч. Өстән җибәрелгән күрсәтмә буенча гына моны эшләп булмый. Аны менә бүгенге кебек гамәли эшләр белән генә ныгытырга була.

Нур Әхмәдиев, шагыйрь:

-Миңа калса, моңа кадәр якташлык җәмгыяте элекке ДОСААФны хәтерләтте. Исеме бар, эшчәнлеге юк иде. Ниһаять, йөк урыныннан кузгалды кебек.

Роберт Әхмәдиев, якташлар җәмгыяте идарәсе әгъзасы:

-Соңгы елларда үз казаныбызда гына кайный башлаган идек. Күптән түгел җыелып, яңа идарә сайладык. Хәзер аның рәисе ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Казан» милли мәдәният үзәге директоры урынбасары Халисә ханым Исмәгыйлова, урынбасары ТР Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, "Таттелеком" компаниясе җаваплы хезмәткәре Рөстәм Закуанов. Төп юнәлеш итеп җәмгыять эшенә һәм аның җитәкчелегенә яшьләрне тартуны билгеләдек.

...Очрашу тантанасы 80 ел эчендә район үсешенә багышланган документаль фильм карау һәм сәнгать мәктәбенең "Бәхет" балалар вокаль ансамбле чыгышы белән башланды. Якташларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Рәфис Галиев тәбрикләде. Үзенең чыгышында ул аралашып, бердәмләшеп, ярдәмләшеп яшәү, эшләү зарурлыгына, алга таба мәдәни, икътисади багланышларны булдыру һәм үстерү, уку йортларында югары белем алган яшьләрне туган якларына тарту мәсьәләләренә тукталды. Очрашуга килгән кунакларны ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе, шагыйрь Рәзил Вәлиев котлады.

Район башлыгы Рәфис Галиев һәм аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов Азнакай төбәгеннән чыккан, фидакарь хезмәтләре белән республикада зур танылу алган һәм шуның белән туган якларын данлаган бер төркем якташыбызга районның 80 еллыгы медален, истәлек бүләкләре тапшырды.

Очрашу кичәсен үзебездән чыккан сәнгать осталары Зәйнәп Фәрхетдинова, Миргаяз Шәрәфиев, Равил Галиев, Светлана Сабирова, Илнар Сәгыйтов, Светлана Кәлимуллина, Ландыш Шәрәфиева, Булат Җиһаншин, Салават Миңнеханов, бертуган Илһам һәм Илнар Шакировлар, Артур Гыйниятуллин чыгышлары бизәп торды. Бәйрәмне Нәҗибә Ихсанова, Әзһәр Шакиров һәм Ләйсәнә Садретдинова алып барды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев