Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яхшы сыйфат гарантияләнә

Эретеп ябыштыручы Наил Абдуллин һәм экскаватор машинисты Рәфкать Абдуллин эш вакытында. - Наил Абдуллин «Гарант» оешуның беренче көннәреннән үк фидакарь хезмәт куя. Аның куллары алтын. Бөтен эшне җиренә җиткереп, төгәл итеп башкара, - ди җитәкчеләре Наил Ильясов аның турында. Конкуренция үзенең катгый таләпләрен куя. Заказчылар үз вакытларын һәм чыгымнарын бәяли...

Эретеп ябыштыручы Наил Абдуллин һәм экскаватор машинисты Рәфкать Абдуллин эш вакытында.

- Наил Абдуллин «Гарант» оешуның беренче көннәреннән үк фидакарь хезмәт куя. Аның куллары алтын. Бөтен эшне җиренә җиткереп, төгәл итеп башкара, - ди җитәкчеләре Наил Ильясов аның турында.

Конкуренция үзенең катгый таләпләрен куя. Заказчылар үз вакытларын һәм чыгымнарын бәяли беләләр. Эш тиз дә, сыйфатлы да башкарылсын. Шуңа да алар теләсә кайсы төзелеш эшен башкарырдай киң профильле оешмалар белән хезмәттәшлек итүне кулай күрәләр. «Гарант» ҖЧҖ әнә шундый яхшы эш нәтиҗәсен гарантияләүче төзелеш компанияләренең берсе.

«Гарант» ҖЧҖ 2002 елның 1 февралендә оеша. Аңа озак еллар дәвамында ерак Себер якларында төзелеш компаниясе генераль директоры булып эшләгән Ильясов Наил Зиннур улы җитәкчелек итә. Ильясов туган якларына кайткан чорда эшмәкәрлек хәрәкәтенең башланган чоры була.

Төзелеш компаниясе эшчәнлегенә Наил Ильясовның бертуган энесе Илгиз Ильясов (уңда) та кушыла. «Ул минем уң кулым», - ди Наил Зиннурович (сулда) аның турында.

Барысын да нольдән башлый ул, ләкин 20 еллык төзүчелек тәҗрибәсе карьера баскычыннан бик тиз күтәрелергә ярдәм итә. Шәхси предприятие баштан 29 нчы төзү монтаж идарәсе, аннан УПНП КРС аша капиталь ремонт эшләрен башкара. Нигездә җылылык челтәре, суүткәргеч торбаларга ремонт ясала. Акрынлап җәмгыять үзенә махсус белеме булган белгечләрне туплый. Төзелеш өлкәсендә күп профильле эшләр башкару өчен үз базалары, төзелеш материаллары ташырга техника, төзелеш җиһазлары булдырыла, эшче бригадалары оеша.

Эш офыклары киңәйгәннән-киңәя бара. Гарантлылар район чикләренә: Җәлил, Сарман якларына чыга башлыйлар. Озак еллар дәвамында алар «Татнефт-АзнакайРемСервис», «Татнефть» АҖ, «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе кебек эре нефть компанияләренең ышанычын яулыйлар.

Рәмзия Дәүләтгәрәева «Гарант» ҖЧҖгә 2004 елда баш бухгалтер булып эшкә килә. Моңа кадәр төрле оешмаларда зур тәҗрибә тупларга өлгергән тырыш бухгалтер бар эшне дә төгәл һәм белеп башкара. Компаниядә салымнар үзвакытында түләнеп бара, бу өлкәдә таләпләр төгәл үтәлә.

Соңгы 4 елда исә гарантлылар торак йортларга капиталь ремонт программасында актив катнашалар. Узган ел гына алар Нефтьчеләр һәм Гурьянов урамнарындагы йортларга капиталь ремонт ясап, кулланышка тапшырдылар. Барлыгы 25,5 млн. сумлык 10 лап йортка капиталь ремонт ясалган. Эшләр югары сыйфат белән үз вакытында башкарыла, комиссия бернинди кисәтүләрсез кабул итеп ала. Болардан кала гарантлылар бик күп бюджет объектларына да: мәктәпләр, Мәдәният йортлары, шәһәр советы башкарма комитеты бинасына ремонт эшләре башкаралар. «Гарант» төзелеш компаниясе районда ышанычлы, 30 лап кешене эш белән тәэмин иткән тотрыклы оешмаларның берсе.

Якты кояш астында үз урыныңны табу җиңел түгел. Замана таләпләре катгый. Алга карап фикер йөртмәгәндә, замана «арбасыннан» бик тиз төшеп калуың ихтимал. Моның өчен ни эшләргә кирәклеген гарантлылар бик яхшы белә. Төп шартларның берсе: эшне җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкару, заказчыларны югалтмау. Ә эшкә иң зур бәя - ул заказчылар биргән бәя. Эшең аларның энә күзеннән үтми, ошамый икән, ул сиңа башка мөрәҗәгать итми.

Төзелеш шундый тармак инде ул: кыш көннәрендә эш күләме кими төшә. Монысы да алдан уйланылган. Бу чорда компания үзе һәм башка оешмалар өчен бетон блоклар, такта һәм металл эшләнмәләре, тимер ишекләр, капкалар җитештерә. Оешма, предприятиеләр биредә эшләнгән көнкүреш биналары, вагоннарны бик теләп алалар. Күрсәң хәйран калырлык: «евроремонт»тан бер дә ким түгел анда. Бу максатларда барлык төр кирәкле җиһазлар, цехлары, пилорамасы... булган производство-техника базасы бар.

«Гарант» ҖЧҖ районда иң шәфкатьле оешмаларның берсе. Төрле елларда мәгариф учреждениеләренә ныклы ярдәм күрсәтәләр. Мәктәпләрдә ремонт эшләре башкаралар, түбә ябалар.

Соңгы елларда Бөек Ватан сугышы ветераннарының йортларына ремонт ясау кебек игелекле эшләр башкаралар.

2010 елда гарантлыларга «Ел иганәчесе» исеме бирелә, алар район башлыгының Рәхмәт хатына ия булалар.

Бу әле чик түгел, алар ирешелгәннәр белән тукталып кала торганнардан түгел. Заказлар булса, теләсә кайсы төзелеш эшләрен алып барырлык мөмкинлекләре бар аларның.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев