Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яхшы үсеш кайда? – Урманайда!

Район авыл хуҗалыкларында еллык исәп-хисап җыелышлары бара. Шушы көннәрдә Урманайлылар да узган ел башкарган эшләренә йомгак ясады. Авыл җирлеге башлыгы Айдар Закиров чыгышыннан күренгәнчә, биредә бюджет планы 104% ка үтәлгән. Нәтиҗәдә авылда күп кенә төзекләндерү һәм ремонт эшләре башкарырга, мәдәният йортларына җиһазлар алырга мөмкинлек туган. Шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча да...

Район авыл хуҗалыкларында еллык исәп-хисап җыелышлары бара. Шушы көннәрдә Урманайлылар да узган ел башкарган эшләренә йомгак ясады.
Авыл җирлеге башлыгы Айдар Закиров чыгышыннан күренгәнчә, биредә бюджет планы 104% ка үтәлгән. Нәтиҗәдә авылда күп кенә төзекләндерү һәм ремонт эшләре башкарырга, мәдәният йортларына җиһазлар алырга мөмкинлек туган.
Шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча да Урманайда сынатмыйлар. Гәрәфиев, Мостафин, Хәбибуллин, Сәгытдинов, Абуллин, Сәлимовлар гаиләләре республика программасында катнашып, мөгезле эре терлек үрчетәләр. Халыктан ел дәвамында 496860 л сөт җыелган.
Авыл җирлеге башкарма комитеты халыкның рухи ягын да кайгырта. Урманай һәм 1 Май авылларындагы мәдәният йортларында яшьләр өчен тематик кичәләр, дискотека, төрле бәйрәмнәр, ярминкәләр, күргәзмәләр оештырыла. Урманай халык театры районда гына түгел, республика күләмендәге чараларда да актив катнашып, призлы урыннар яулап килә. Китапханәче Сирена Галиева да авылдашларын рухи яктан баетуга зур өлеш кертә.
Авылда яшьләрнең күплеге куандыра. Алар белән эшне яхшырту максатыннан Ринат Әмиршинны лидер итеп билгеләгәннәр. Әмма авыл җирлеге башлыгы белдерүенчә, яшьләрне клубка, спортзалга һәм җәмәгатьчелек эшләренә тарту кыен.
А.Закиров авылда бала тууының үлүчеләр саныннан кимрәк булуына борчылуын белдерде. Шулай ук язгы-көзге пычракларда авыл эчендәге юлларны авыр техника белән йөрүдән сакларга, элек совхоз милке булган, хәзер авыл Советы балансындагы торакларны хосусыйлаштырырга, зиратны чистарту, агач утырту кебек өмәләрдә активрак катнашырга чакырды.
"Азнакай" агрофирмасы"ның Урманай бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Катеев тә хуҗалыкта эшләрнең уңышлы баруын билгеләп үтте. Бүлекчә карамагында 1125 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 550 башы - савым сыер. Узган ел бер сыерга уртача 4878 кг сөт савып алынган. Терлекләрнең көнлек үсеше уртача 534 г тәшкил итә. Хезмәт хакы да район буенча биредә иң югарылардан - уртача 10580 сум. Матди кызыксындыру чаралары игенчелектә генә түгел, терлекчелектә дә кертелгән. Планны арттырып үтәүчеләргә ай саен сертификатлар тапшырыла.
Мәктәп директоры Гөлшат Хәйбуллина, мәдәният йорты директоры Ришат Шәфыйков, балалар бакчасы мөдире Рәмилә Абдуллина чыгышлары да авыл халкы өчен кызыклы булды, башкарылган чаралар видеослайдларда ачык чагылды.
Кыскасы, авылда уңай тормыш өчен барлык шартлар тудырылган, бары халыкның активлыгы гына сорала.
Урманай авыл җирлегеннән район Советы депутаты Данис Вәлиев тә нәкъ шушы фикердә.
-Бердәм булыгыз, шул чагында авыл тагын да алга китәр, - диде ул.
Урманайлылар үз депутатларына күп кенә мәсьәләләрне чишүдә ярдәме өчен рәхмәтләрен җиткерде.
Җыелышта катнашкан район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов күбрәк шәхси хуҗалыкларны үстерү буенча хөкүмәт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм хакында сөйләде һәм авыл халкын аннан файдаланып калырга өндәде. Соңыннан ул хезмәт алдынгыларын бүләкләде. Мал асраучы 4 шәхси хуҗалыкка район программасы буенча сыер саву аппараты тапшырылды.
Бу көнне бер төркем юбилярлар да игътибардан читтә калмады.
Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яхшы њсеш кайда? – Урманайда!