Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңарышлар юлында

Безнең "Таттрансконтур" ҖЧҖнең Азнакай шәһәрендәге 1нче автоколоннасы әлегә яшь, аякка басып кына килүче предприятиеләрдән санала. Шушы тугыз ел эчендә без инде шактый нәтиҗәләр яуларга, оешмабызның тотрыклы һәм перспективалы булуын күркәм эшләребез белән расларга өлгердек. Руслан Хәлилов, "Таттрансконтур" ҖЧҖнең 1нче Азнакай автоколоннасы начальнигы 2003 - аңа нигез салынган елда нибары 5...

Безнең "Таттрансконтур" ҖЧҖнең Азнакай шәһәрендәге 1нче автоколоннасы әлегә яшь, аякка басып кына килүче предприятиеләрдән санала. Шушы тугыз ел эчендә без инде шактый нәтиҗәләр яуларга, оешмабызның тотрыклы һәм перспективалы булуын күркәм эшләребез белән расларга өлгердек.
Руслан Хәлилов, "Таттрансконтур" ҖЧҖнең 1нче Азнакай автоколоннасы начальнигы
2003 - аңа нигез салынган елда нибары 5 УАЗ машинасы булса, бүген илледән артык махсус техникабыз бар. Аларның барсы да ягулык чыгымнарына һәм маршрутка контрольлек итү максатында навигация челтәре белән җиһазландырылган. Коллективта 100гә якын хезмәткәр исәпләнә.
Элек автоколонна транспорты буровойлар өчен измә әзерләп, аны ташу белән шөгыльләнсә, хәзер исә өстәмә рәвештә тампонаж эшен дә үзләштердек. Бүгенге яңарышлар чорында бу төр эшчәнлеккә аеруча игътибар бирелә.
Автотранспорт колоннасы эшчәнлеге зур тынгысызлык таләп итә торган киеренке хезмәт. Безнең эштә туктап торулар, вакыт сарыф итүләргә берничек тә юл куела алмый. Шуңа да махсус техника, җайланмалардагы узеллар тиз гамәлдән чыга. Автопаркны даими яңартып тору сорала. Техниканың елдан-ел искерә баруы ягулык-майлау материаллары һәм запас частьләр чыгымнарын арттыра. Аны эшкә яраклы хәлдә тоту өчен техник хезмәт күрсәтүне вакытында үткәреп тору таләп ителә. Гомумән, техника һәрдаим тикшерелеп, аның төзеклеге һәрчак күз уңында тотыла. Редукторлар, аергычлы тапшыру тартмалары, ДВСларны үз көчебез белән ремонтларга тырышабыз, бу чыгымнарны экономияләү мөмкинлеге дигән сүз.
Быел янә яңа цементлау агрегатлары алдык, катнашма чаннары шассига утыртылып, файдалануга тапшырылды. Агызыла торган материалларны ташу өчен ТЦ ярымтаккычлары булдырылды.
Сүз дә юк, техника берәмлеге арткан саен эшче кулларга да ихтыяҗ арта бара. Сер түгел, хәзер югары квалификацияле, яхшы белгечләрне табуы җиңел түгел. Эшкә яңа алынган яшьләрне ныклап өйрәтергә, һөнәренең нечкәлекләренә төшендерү өстендә шактый эшләргә туры килә. Ел саен машина йөртүчеләр һәм мотористларны производстводан аермый гына юл хәрәкәте һәм янгын-техник куркынычсызлыгы буенча курсларда укытабыз. Әлбәттә, мондый әзерлекнең нәтиҗәсе куанычлы: юл хәрәкәте һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучылар елдан-ел кими, ә быел исә андый бер генә очрак та булмады. Бу - барыбыз өчен дә куанычлы хәл.
Коллектив ел да үз алдына куелган бурычларны уңышлы үтәп килә. Менә быел да автотранспортчылар көнен якты йөз белән, заказларны үтәп каршылыйбыз. Һөнәри бәйрәмебез тагын бер истәлекле дата - автоколонна оешуга 9 ел тулу белән бергә туры килде. Шул уңайдан хезмәткәрләребезгә зур бәйрәм оештырылды, алдынгыларга "Таттрансконтур" ҖЧҖнең Мактау грамоталары тапшырылды. Ә андыйлар бездә шактый, исемләп кенә бетермәле түгел, эш кешесенең кадере бар бездә. Коллектив әнә шулай бер йодрыкка тупланып, максатларны уртак итеп, замана таләпләреннән һич калышмый яңа үрләргә йөз тотып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңарышлар юлында