Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңарышка юл тотып

Әгерҗе авыл биләмәсе хисап җыелышы җирлекнең төзеклегенә үзләреннән зур өлеш керткәннәрне, һәр эштә ныклы ярдәм күрсәтүчеләрне бүләкләүдән башланып китте. Фоат Галимов, Валерий Тимиряев, Сәрия Хакова, авыл активистлары, нинди генә эштә дә ныклы ярдәм күрсәтүче Альбина Сафиуллина, Мөнир Вәлиев, Илшат Хәбибуллин, Рәмис Рәхимов, Рәфәт Кәримов, Гаяз Харисов, Гаяз Бикмөхәммәтов, Равил Харисов,...

Әгерҗе авыл биләмәсе хисап җыелышы җирлекнең төзеклегенә үзләреннән зур өлеш керткәннәрне, һәр эштә ныклы ярдәм күрсәтүчеләрне бүләкләүдән башланып китте. Фоат Галимов, Валерий Тимиряев, Сәрия Хакова, авыл активистлары, нинди генә эштә дә ныклы ярдәм күрсәтүче Альбина Сафиуллина, Мөнир Вәлиев, Илшат Хәбибуллин, Рәмис Рәхимов, Рәфәт Кәримов, Гаяз Харисов, Гаяз Бикмөхәммәтов, Равил Харисов, Мөфәссир Миргалиев, Фәнис Фаизов, Гөлчәчәк Хәбибуллина авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатлары, бүләкләргә ия булды.

Авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов хисап докладында ирешкән уңышлар белән бергә алда торган проблемаларга тукталды. Аның доклады тирән тәнкыйть һәм авылдашларына эшлекле киңәшләр белән сугарылган иде. Әгерҗе авыл җирлеге биләмәсенә Әгерҗе һәм Мәнәвез авыллары керә. Авыллар акрынлап картая. Мәсәлән, бу җирлектәге 387 хуҗалыкның 220сендә пенсионерлар яши. Дилбегәне үз кулына алып, фермерлык эшчәнлеге җәелдереп җибәргән Миннәхмәт Кәримов, Рамил Газалиев, Сосян Сурен кебек кыюлар булуы, соңгы ике елда авылда туган сабыйларның артуы (10 бала туган) күңелгә шатлык өсти. Шул ук вакытта Н. Хәсәнов авылларда мал саны кимүгә дә борчылуын белдерде. Ике авылга нибары 117 мөгезле эре терлек. Моның өчен малларны көтүне оештыруны хәл итәргә кирәклегенә басым ясады.

Авылда соңгы елда бик күп матур үзгәрешләрне күрми мөмкин түгел. Башка җирлекләрдә гөрләп торган авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиеләре бар. Биредә хуҗалыкның да таркалуын исәпкә алсак, авыл башлыгының бу эшләрне башкарырга нинди зур көч куюын күз алдына китерү авыр түгел. Узган ел ничә дистә еллар дәвамында төзекләндерелмәгән Мәдәният йортына капиталь ремонт ясалган: түбәсе алыштырылып, ихатасы яңартылган, янгын сигнализациясе булдырылган, заманча итеп сәхнә пәрдәләре элеп куелган. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, төзекләндерү эшләрен авыл советы хезмәткәрләре, ветераннар, гомумән, биредә яшәүчеләр өмәләр ясый-ясый үз көчләре белән алып барган. Шулай ук мәктәп һәм балалар бакчасында да ремонт эшләре башкарылган. Юлларга асфальт түшәлгән, янгын сүндерүчеләргә су алу урыны ясалган. Авылда экология, чисталыкка да зур игътибар бирелә. Узган ел республикакүләм экология семинары юкка гына биредә узмагандыр. Күрсәтер эшләре бар. Авылда чишмә буйлары барлык экологик таләпләргә туры китереп чистартылган. Халыкны чиста су белән тәэмин итү эшләре бара. Бүген чүп түгү полигонында үрнәк тәртип, үләт базы эшләнгән, зиратлар төзекләндерелгән, зыян салучы зур агачларны кисү буенча эш алып барыла. Урам утларына ремонт ясалган.

  • Әгерҗедән Балтачка, Мәнәвездән Әгерҗегә кадәр - кая карама чүп иде. Шушы чүпләрне чистарту өчен генә дә әлләникадәр чыгым таләп ителде. Менә кайда китә акча! Үз акчабыз бит, экономиясе дә, чисталыгы да үзебез өчен кирәк. Бөтенесен җыештырдык, полигонны рәсмиләштердек. Чүплеккә җаваплы кеше билгеләп, талон тәртибен булдырдык. Моның белән кемнең чүбен кайда түгүен төгәл белеп була. Ә чүбе булмаган хуҗалык юк ул, - диде Назыйф Нилович авылдашларын чисталык һәм тәртипкә өндәп.

Биредә экономиягә дә зур игътибар бирелә. Мәсәлән, ничә еллар буш бүлмәләре белән электр энергиясе, җылылыкка акча сарыф иткән идарә бинасын бушатып, авыл советы мәдәният йорты бинасына күчкән, шунда ук почта, ветераннар советына да урын табылган, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә мәктәп бинасына урнашкан. Шулай итеп электр энергиясеннән генә дә 90 мең сумлык экономия ясалган. Тынгысыз һәм тырыш авыл башлыгы җирлекне яшәтү, төзекләндерү өстендә эзләнә, яңадан-яңа мөмкинлекләр таба, өстәмә акча табу юлларын барлый. Ярдәм, киңәш сорап нинди генә җитәкчеләр, белгечләрнең тупсасын таптамый ул. Назыйф Хәсәнов җыелышта барлык авылдашлар исеменнән миллионнар белән исәпләнүче ярдәм күрсәткән өчен муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район Советы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин һәм башка җитәкчеләргә рәхмәтен белдерде. Әгерҗе авыл тарихында бу кадәр зур эшләр башкарылган ел булдымы икән?

Киләсе елга исә күпер төзисе, җәяүлеләрнең иминлеген саклау максатында төп юл янына җәяүлеләр юлы саласы, автобус тукталышы ясыйсы, юлларны төзекләндерәсе, мәдәният йортының эчке ягына ремонт ясыйсы, су кертү эшләрен тәмамлыйсы ... бар. Кыскасы, эшлисе эшләрнең чиге юк. "Бергәләп тотынганда хәл итмәслек проблема юк", - диде биләмә җитәкчесе.

Хисап җыелышында депутатлар Фоат Галимов һәм Валерий Тимиряев хисап тотты. Эшләнгән эшләре булгач, йөзләре якты депутатларның. Галимовлар (Фоат Галимовичның эшмәкәр улларын да бик ярдәмчел) менә ничә еллар инде мәчетне ялт иттереп тоталар, иганәчелек ярдәме күрсәтәләр. В. Тимиряев исә ремонт эшләре, юлларны чистарту кебек эшләр белән даими ярдәм итә.

Җыелышта катнашкан муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов авыл халкын район тормышындагы яңалыклар белән таныштырды. Гөлсинә Мостафина белән Атлас Харисовка "Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советы - 40 ел" медале һәм Мөфәссир Миргалиев белән Рәмис Рәхимовка район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Сорау бирүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтәгеләр иде. Алар Канәгать ага Газизуллин, Мөнир ага Сәлаховлар җитәкчелек иткән чорда гөрләп торган элеккеге колхоз елларын сагына, бушап калган фермалар өчен дә борчыла. Нишлисең, тормыш алга барган саен хуҗалык итү формалары да үзгәрә. Авылның өметле киләчәге бәлки нәкъ менә Назыйф, Миннәхмәт... кебек тынгысыз авылдашларыбыз кулындадыр.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Редакциядән: Редакция почтасында югарыда телгә алынган Әгерҗе авылындагы матур үзгәрешләр, яңарышлар, авыл башлыгы Назыйф Хәсәновичның тынгысызлыгы хакында хезмәт ветераны Альбина Сафиуллинадан да хат бар. Ул авылдашлары исеменнән депутатлар, район җитәкчеләренә дә рәхмәтен белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңарышка юл тотып