Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңача караш – заман таләбе

28 гыйнварда Татарстан нефтьчеләре башкаласы Әлмәттә "Татнефть" ААҖ хезмәт коллективының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм агымдагы елга бурычларга багышланган конференциясе булды. Ел саен үткәрелә торган чараның чираттагысында "Татнефть" ААҖ генераль директо­ры Шәфәгать Тәхаветдинов, Татарстан Рес­публикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, республика Проф­союзлары федерациясе...

28 гыйнварда Татарстан нефтьчеләре башкаласы Әлмәттә "Татнефть" ААҖ хезмәт коллективының 2012 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм агымдагы елга бурычларга багышланган конференциясе булды.

Ел саен үткәрелә торган чараның чираттагысында "Татнефть" ААҖ генераль директо­ры Шәфәгать Тәхаветдинов, Татарстан Рес­публикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Хәмзә Баһманов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, республика Проф­союзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, "Татнефть" ААҖ струк­тур һәм сервис предприятиеләре җитәкче­ләре катнашты.

"Татнефть"нең 2012 елдагы эшчәнлегенә һәм агымдагы елда Компания алдында торган бурычларга кагылышлы төп доклад белән ге­нераль директорның җитештерү буенча бе­ренче урынбасары - баш инженер Наил Ибраһимов чыгыш ясады.

Докладта билгеләп үтелгәнчә, 2012 елда Компания нефть чыгаруны тотрыклыландыру һәм үстерүгә юнәлдерелгән стратегик бурыч­ны тайпылышсыз үтәде. 26 миллион 5 мең тон­на нефть чыгарылды. Бу 2011 ел дәрәҗәсеннән 76,6 мең тоннага артыграк һәм соңгы 16 елда иң югары күрсәткеч булып тора.

Компаниядә җитештерү өлкәсендәге мәсьәләләрне чишүгә яңача караш нефть чы­гару коэффициентын арттыру максатына юнәлдерелгән. Кече диаметрлы, ятма һәм күптөплекле скважиналар бораулауны үстерү эшчәнлекнең перспективалы юнәлешләре бу­лып тора.

Ятма скважиналар бораулау технология­сенең киләчәктә үсеше күпбаскычлы гидроаеруга бәйле. Мондый ысул куллану нефтьле катламнарның фильтрлау мәйданын берничә тапкыр арттырырга мөмкинлек бирә.

Яшәүче чыганагында югары үзле нефтьне үзләштерү дәвам итә. Әлеге чыганакны үзләштерү буенча Компаниядә эшләнгән бизнес-проект ел саен 10 пар ятма скважина бо­раулауны күз алдында тота.

Компаниянең технологик дәрәҗәсе үсе­шенең идеаль күрсәткече булып скважиналар­ның ремонтара эшләү вакыты тора. Иннова­цион технологияләр куллану, заманча җиһаз­ларны гамәлгә кертү һәм сервис хезмәтенең сыйфатын күтәрү скважиналарның ремонтара эш вакытын 1199 тәүлеккә җиткерергә мөмкинлек бирде.

Компаниянең шин комплексы да югары җитештерү күрсәткечләренә ия. 2012 ел аза­гында конвейердан унөченче миллион шин төште.

2012 ел Компаниянең нефть эшкәртүче статусында үткәргән беренче тулы елы иде. "ТАНЕКО"да 7 млн тонна нефть эшкәртелде.

"Татнефть" ААҖ ирешкән җитештерү һәм финанс эшчәнлеге нәтиҗәләре коллективны социаль яклауны кирәкле дәрәҗәдә тәэмин итәргә һәм югары социаль стандартлар кер­тергә мөмкинлек бирә. Хисап елында Күмәк шартнамәдә беркетелгән барлык йөкләмәләр дә утәлде. Медицина хезмәте күрсәтү һәм санаторий-курортларда сәламәтлекне ныгыту буенча ирекле медицина иминияте програм­масын гамәлгә ашыру дәвам итте.

Компания тарафыннан 2013 елга куелган мәсьәләләр арасында нефть һәм газны чыга­ру, транспортлау һәм эшкәртү, скважиналар бораулау һәм ремонтлау, Россия территория­сендәге һәм аннан читтәге лицензияләнгән территорияләрне, шулай ук югары үзле нефть чыганакларын үзләштерү буенча инновацион технологияләрне; Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комп­лексын төзүне дәвам итү буенча зур масштаб­лы проектны гамәлгә кертү дә бар.

Компания профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин конференция делегатлары ал­дында 2012 елга кабул ителгән Күмәк шарт­намәнең үтәлеше турында хисап тотты.

"Татнефть" ААЖ, генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов йомгаклау сүзе белән чыкты.

Конференциядә 2013 елга тәкъдим ителгән үзгәрешләре һәм өстәмәләре белән Күмәк шартнамә кабул ителде. Аны Компания генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов һәм профсоюз комитеты рәисе Гомәр Яруллин имзаладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңача караш – заман таләбе