Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа уку елына – яңалыклар белән

Быелгы уку елын мәктәпләр нинди яңалыклар белән каршы алды? Әлеге сорау белән без мәгариф идарәсе җитәкчесе Гаяз Хәмидуллинга мөрәҗәгать иттек. - 3 мәктәпкә республика программасы буенча капиталь ремонт үткәрелде. Укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне яхшырту максатларында республика бюджетыннан 16 мәктәпкә 25 плитә һәм суыткыч алынды. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдән...

Быелгы уку елын мәктәпләр нинди яңалыклар белән каршы алды? Әлеге сорау белән без мәгариф идарәсе җитәкчесе Гаяз Хәмидуллинга мөрәҗәгать иттек.
- 3 мәктәпкә республика программасы буенча капиталь ремонт үткәрелде. Укучыларны кайнар аш белән тәэмин итүне яхшырту максатларында республика бюджетыннан 16 мәктәпкә 25 плитә һәм суыткыч алынды. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 832 укучыга бушлай туклану оештырылды.
Спорт белән шөгыльләнү өчен дә шартлар артты: 600 мең сумга спорт инвентаре алынды, "Азнакайнефть" идарәсе балалар тренажерлары бүләк итте.
Республика бюджетыннан бүленгән акчага ике мәктәптә 4 технология кабинеты булдырылды.
Укучыларның иминлеген тәэмин итү чаралары күрелде: 11 мәктәп ведомстводан тыш сак бүлеге белән объектларны саклау буенча килешү төзеде. 10 балалар бакчасына полициягә хәбәр бирү кнопкалары, 2 мәктәптә, 1 балалар бакчасында видеокүзәтү системасы куелды. "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында мәктәпләрдә класс сәгатьләре, тематик дәресләр, рәсем конкурслары узды.
Быел 4 нче сыйныфтан беренче тапкыр "Дини культуралар һәм дөньяви этикет" фәне укытыла башлады.
Өстәмә белем бирү учреждениеләренә дә электрон система кертелә. Бу - балаларның мәшгульлеген күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Быелгы уку елыннан барлык мәктәпләр дә электрон журналга күчте.
Педагогларыбызның уңышлары куандыра. Шәһәребезнең 2 нче һәм 8 нче мәктәпләре "Дәрестән соң мәктәп" республика грантын отты. 77 педагог - "Безнең иң яхшы укытучы", 8 педагог - "Иң яхшы мәгълүмати-коммуникацион технологияләр педагогы", 1 педагог "Безнең яңа укытучы" конкурсларында җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа уку елына – яңалыклар белән