Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елга әзерлек башланды

Дөньяга Яңа - 2013 ел аяк басарга да бер ай гына вакыт калды. Узган атнадагы эшлекле сөйләшү барышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районда аны каршылауга хәзерлек эшләрен көне килеп җиткәч кенә түгел, күпкә алдан башларга кирәклеге, декабрь урталарында шәһәр, бистә, авыл урамнары, кварталлары, предприятие, оешма, кибет алларының бәйрәмчә бизәлеше...

Дөньяга Яңа - 2013 ел аяк басарга да бер ай гына вакыт калды.
Узган атнадагы эшлекле сөйләшү барышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин районда аны каршылауга хәзерлек эшләрен көне килеп җиткәч кенә түгел, күпкә алдан башларга кирәклеге, декабрь урталарында шәһәр, бистә, авыл урамнары, кварталлары, предприятие, оешма, кибет алларының бәйрәмчә бизәлеше эшче төркеме тарафыннан бәяләнергә тиешлеге турында күрсәтмә биргән иде.
28 ноябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендә узган киңәшмәдә Яңа елга әзерлек мәсьәләләре каралды. Киңәшмәдә предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре катнашты. Яңа ел бәйрәменә хәзерлек һәм аны уздыру чаралары белән аларны Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров таныштырды, башкарыласы эшләрнең һәр тармагына җаваплы предприятие-оешмаларны билгеләде.
Азнакайда алты Яңа ел чыршысы куелачак. Шәһәрнең үзәк чыршысы, елдагыча, Татарстан мәйданында булачак. Аны урнаштыру, яңа ел атрибутлары белән бизәү, балалар өчен боз таулары ясау һәм башкалар өчен "Азнакайнефть" идарәсе җаваплы итеп билгеләнде. Калган чыршылар шәһәр-район Мәдәният йорты каршындагы мәйданга ("Татнефть-АзнакайРемСервис", "Татнефть-РемСервисТранспорт"), шәһәрнең көньяк-көнчыгышындагы "Б" (Азнакай бораулау эшләре предприятиесе, "Татбуртранс"ның Азнакай филиалы), Тукай ("Азнакай УТТ"сы), Мәнәвез (Азнакай электр челтәрләре), Яңа Юл ("Нефтемаш" заводы) микрорайоннарына урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа елга әзерлек башланды