Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел килә...

31 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан һәм Мәдәният йорты мәйданында «Сәгатьләр 12не сукканда» традицион Яңа ел кичәсе уза. Әкият геройлары һәм биек курчаклар килгән барлык кунакларны да бизәлгән чыршы янына җыячак. Биредә балалар гына түгел, өлкәннәр дә башы-аягы белән әкият дөньясына чумачак. Программада: район җитәкчелегенең котлавы, концерт программасы, атларда йөрү, күңелле...

31 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Татарстан һәм Мәдәният йорты мәйданында «Сәгатьләр 12не сукканда» традицион Яңа ел кичәсе уза.

Әкият геройлары һәм биек курчаклар килгән барлык кунакларны да бизәлгән чыршы янына җыячак. Биредә балалар гына түгел, өлкәннәр дә башы-аягы белән әкият дөньясына чумачак. Программада: район җитәкчелегенең котлавы, концерт программасы, атларда йөрү, күңелле уеннар, бүләкләр... һәм әлбәттә төп геройлар: Кыш бабай һәм Кар кызы.

Яңа ел чыршысыннан ерак түгел сәүдә нокталары эшлиячәк. 20.20 сәгатьтә барыгызны да бәйрәм салюты көтә! Рәхим итегез!

Яңа ел бәйрәме уңаеннан 31 декабрьдә 18.00 сәгатьтән соң һәм 2012 елның 1 гыйнварында 8.00 сәгатькә кадәр Ленин, Баһаветдинов һәм Нефтьчеләр урамнарында автотранспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев