Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа бурычлар билгеләнде

25 гыйнварда иҗтимагый советның яңа елга чыккач беренче утырышы узды. Анда узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, агымдагы елга эш планы расланды. Утырышта район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Илсөя Якупова, район Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча бүлек начальнигы Фәрхәт Шәйхулов катнашты....

25 гыйнварда иҗтимагый советның яңа елга чыккач беренче утырышы узды.

Анда узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, агымдагы елга эш планы расланды.

Утырышта район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, район Советы аппараты җитәкчесе Илсөя Якупова, район Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү буенча бүлек начальнигы Фәрхәт Шәйхулов катнашты.

Иҗтимагый совет рәисе Лилия Әхмәдишина советның яңа әгъзаларын тәкъдим итте. Советның секретаре итеп Ф.Шәйхулов сайланды.

Иҗтимагый совет район тормышына кагылышлы халыкны борчыган мөһим проблемаларны күтәрә һәм аны властька җиткерә, халык белән хакимият арасында күпер ролен башкара. Совет әгъзалары киләсе ел планына үз тәкъдимнәрен керттеләр, халыкка тагын да якынаю өчен гражданнарны кабул итү көннәре оештыруны хәл иттеләр.

Марсель Шәйдуллин үзе өчен халык фикеренең мөһим икәнлегенә басым ясап, иҗтимагый совет составында һәр катлам вәкиле булырга тиешлеген әйтте. Иҗтимагый советның алга таба да хакимият эшчәнлегендә төп ярдәмче булуын теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев