Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әй, гомер агышлары...

Районыбызда өлкән яшьтәгеләрне гомер бәйрәмнәре белән котлау дәвам итә. Шушы көннәрдә шәһәрдәшебез, тыл фидакаре Нәҗибә апа Мәхмүтова да 95 яшен билгеләп узды. Бу уңайдан район җитәкчелегеннән котлаулар һәм бүләкләр кабул итте юбиляр. Күп балалы гаиләдә дөньяга килгән Нәҗибәне 18 яше тулгач, Тула өлкәсенә шахтага эшкә җибәрәләр. Булачак тормыш иптәше Кыям...

Районыбызда өлкән яшьтәгеләрне гомер бәйрәмнәре белән котлау дәвам итә. Шушы көннәрдә шәһәрдәшебез, тыл фидакаре Нәҗибә апа Мәхмүтова да 95 яшен билгеләп узды.
Бу уңайдан район җитәкчелегеннән котлаулар һәм бүләкләр кабул итте юбиляр. Күп балалы гаиләдә дөньяга килгән Нәҗибәне 18 яше тулгач, Тула өлкәсенә шахтага эшкә җибәрәләр. Булачак тормыш иптәше Кыям Нардымов белән танышып, гаилә коралар. Бер-бер артлы ике кызлары дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башлангач, гаилә башлыгы фронтка алына. Нәҗибә апа балалары белән туган ягына кайтырга мәҗбүр була. Колхозда алны-ялны белми хезмәт куя. Сугыш тәмамланганнан соң, Нәҗибә Мәхмүтова кире Тулага әйләнеп кайта, иренең билгесез югалганлыгы турында кара кайгы ала. Авыр чирдән кызын югалтып, күпме тетрәнүләр кичергән хатын иң авыр вакытларда да үзендә яшәргә көч таба, шахтада эшен дәвам итә. Монда якташы Корбангали Юнысов белән танышып, гаилә коралар. Хезмәтенә лаеклы караган Нәҗибә Мәхмүт кызы күпсанлы грамоталар, медальләр иясе дә.
Ничә еллар дәвамында туган якка кайту теләге белән янып-көеп яши Мәхмүтовлар. Лаеклы ялга чыкканнан соң, гаилә туган якларына - Азнакайга күченеп кайтырга карар кыла. Кызлары Наилә педагогия институтын тәмамлап, шәһәрнең 2нче, 7нче мәктәпләрендә инглиз теленнән белем бирә. Бүген ул лаеклы ялда, гаиләсе - әнисенең төп терәге.
Нәҗибә апа олы яшьтә булуына карамастан, әле бүген дә кайбер яшьләрне кызыктырырлык итеп, якыннарының уңышларына сөенеп, аларга акыллы киңәшләрен биреп, тулы канлы тормыш белән яшәп ята .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әй, гомер агышлары...