Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветераннарны хөрмәтлик!

Татарстанлылар Россия Почтасының «Якташларга рәхмәт» акциясен хуплап каршы алдылар. «Татарстан почтасы» республика халкына Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган, федераль почта операторы тарафыннан уздырылучы « Якташларга рәхмәт» Бөтенроссия акциясендә катнашу тәкъдиме белән чыкты. Россия почтасы кулына корал тотып Ватанын саклаучы яки тылда фидакарь хезмәт куючыларга котлау открыткаларына имза куеп аларны махсус...

Татарстанлылар Россия Почтасының «Якташларга рәхмәт» акциясен хуплап каршы алдылар.

«Татарстан почтасы» республика халкына Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган, федераль почта операторы тарафыннан уздырылучы « Якташларга рәхмәт» Бөтенроссия акциясендә катнашу тәкъдиме белән чыкты. Россия почтасы кулына корал тотып Ватанын саклаучы яки тылда фидакарь хезмәт куючыларга котлау открыткаларына имза куеп аларны махсус почта әрҗәсенә салырга яки оператор кулына бирергә тәкъдим итә. Акциянең беренче көннәрендә Татарстан почта хезмәткәрләре 1000 нән артык открытка җыйганнар. Котлаулар килә тора. 24 апрельдән ветераннар һәм тыл хезмәткәрләре бу исемсез, ләкин җан җылысы белән язылган открыткаларны РФ Президентының Җиңү көне белән котлау хатлары белән бергә ала башладылар.

Ветераннар өчен мондый акция көтелмәгән шатлык, алар ватандашларының котлауларын сөенечле күз яшьләре аша укыйлар.

«Без ватандашларыбызның әлеге акцияне яклаулары, безгә тынычлык яулаган ветераннарга җылы хисләрен бүләк итүләре өчен зур рәхмәтлебез, - ди Россия Почтасының Татарстан филиалы директоры Регина Кузнецова. - Кешенең күңел назы белән ихлас белдергән теләкләре теләсә кайсы бүләкләрдән дә кыйммәтрәк.

«Татарстан почтасы» мәгълүмат төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев