Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветераннар тормышка битараф түгел

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның район ветераннар советы президиумы әгъзалары, урыннардагы ветераннар советлары рәисләре белән очрашуы барышында күңелгә сеңеп калган төп фикер әнә шундый булды. Наил АБДУЛЛИН Очрашу Марсель Зөфәр улының ветеран укытучы, лаеклы ялга чыкканнан соң да озак еллар район ветераннар советы секретаре булып эшләгән, тормыш юлының унынчы...

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллинның район ветераннар советы президиумы әгъзалары, урыннардагы ветераннар советлары рәисләре белән очрашуы барышында күңелгә сеңеп калган төп фикер әнә шундый булды.
Наил АБДУЛЛИН

Очрашу Марсель Зөфәр улының ветеран укытучы, лаеклы ялга чыкканнан соң да озак еллар район ветераннар советы секретаре булып эшләгән, тормыш юлының унынчы дистәсен ваклавына да карамастан әле һаман да ике арадагы бәйләнешне өзмәгән хөрмәтле Сәкинә Садыйковага "Азнакай ветераннар советы - 40 ел" медале тапшыру тантанасы белән башланып китте. Җавап сүзендә Сәкинә Садыйк кызы шәһәрдә барган уңай үзгәрешләр, үзенең элекке хезмәтләрен хөрмәтләгәннәре өчен район, ветераннар советы җитәкчелегенә ихлас рәхмәтен белдерде, шәһәр халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән тынгысыз эшләрендә алга таба да уңышлар теләде.
Район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов та, үз чиратында, советның 40 еллыгын зурлап билгеләп үтү, аның бинасын төзекләндерүдәге ярдәме өчен район башлыгына өлкәннәрнең рәхмәтен җиткерде, очрашу истәлеге итеп шахмат җыелмасы бүләк итте. Вакыт табып әлеге очрашуга килүе өчен рәхмәтен белдерде.
- Вакыт юк дию - дөрес сүз түгел, эшләргә теләмәгәннәрнең акланулары гына ул. Эшне дөрес оештырганда, аны һәрвакыт табып була. Халык белән даими очрашу, проблемаларны уртага салып аңлашу, хәл итүне без инде елга якын алып барабыз. Нәтиҗәсен үзегез күрәсез, - диде Марсель Шәйдуллин. - Әгәр дә Азнакай районы ветераннар советы республикада иң яхшылар рәтендә дип табылган икән, ул бер рәис һәм аның президиумының гына түгел, ә урыннардагы өлкәннәр советларының, шул исәптән егерме меңгә якын пенсионерның өлеше дә. Күбегез үз вакытында төрле дәрәҗәле урыннарда эшләгәнсез, шәһәр, районны күтәрү, тормышны алга җибәрү буенча күп көч куйгансыз. Бүгенге безнең бурыч - сезнең эшне лаеклы дәвам итү. Сез - минем команданың терәге. Узган сайлаулар моны ачык күрсәтте. Безгә сезнең тәҗрибәгез, эшлекле тәкъдимнәрегез, фикерләрегезне ишетү файдага гына булачак.
Район башлыгы бүгенге көндә халыкны борчыган төп проблемаларга аерым тукталды. Алар - ЖКХ хезмәтләре өчен тарифлар, урынсыз ОДНнар билгеләү, ТСЖ идарәләренең үз вазифаларына җавапсыз караулары.
Нәкъ шушы һәм башка мәсьәләләр ветераннарны борчый да икән. Алар үзләренең дәгъвалырын район җитәкчесенә, килгән белгечләргә җиткерү мөмкинлегеннән файдаланып калды - сөйләшү ике сәгатькә сузылды. Сорауларга бердәм хисаплау үзәге (ЕРЦ), шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты директорлары Марат Авзалов һәм Руслан Мөгътәсимов, Азнакай шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев җавап бирде.
Очрашуны йомгаклап, Марсель Шәйдуллин җитәкче һәм белгечләр алдына ветераннардан кергән һәр дәгъва, тәкъдимне тиз арада өйрәнү һәм аларны уңай хәл итү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветераннар тормышка битараф түгел