Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ут- ул һөнәр яки хоббимы?

Янгын сүндерүче һөнәре - дөньяда иң катлаулы һөнәрләрнең берсе.

Баскыч буйлап үрмәләү дисеңме, противогаз куллану, куе төтен эчендә хәрәкәт итү, йөгерү, сикерү, авырлык күтәрү дисеңме! Шуның өстенә кемнедер коткарыр өчен һәрвакыт үз тормышыңны куркыныч астына куярга әзер булырга кирәк тагын. Әлеге санап киткән сыйфатлар бу һөнәрләрнең үзенчәлекләрен хасил итә.

Чын янгын сүндерүче ару-талуның нәрсә икәнен дә, "булдыра алмыйм" сүзләрен дә белми. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди һава торышында, эсседә һәм көчле салкында, теләсә нинди халәттә һәм кәефтә ул утка һәм суга барырга әзер. 24 янгын сүндерү-коткару часте эшчеләре югарыда күрсәтелгән сәләтләргә генә түгел, башка бик күп талантларга да ия. Шундыйлардан 24 ПСЧ ның яшь янгынчысы Ильяс Зәйнуллин, янгын белән генә көрәшеп калмый, хәтта кухнядагы утны да үзенә буйсындыра.

Ул Азнакайда узган «Тәмле дөнья» кулинария конкурсына катнашып, диплом яулады һәм бүгенге көндә үзенең гаиләсен һәм хезмәттәшләрен тәмле ризыклар белән сөендерүне дәвам итә. 

24 нче ПСЧ коллективы Ильясны конкурста җиңүе белән котлый һәм алга таба аның гадәти булмаган мавыгуында уңышлар, эштә яңа үрләр яулавын тели.

 

24 янгын сүндерү-коткару часте матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев