Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ул һәрчак иҗади эзләнүдә

Музей хезмәткәрләре көнендә чигүле күлмәк-калфакларын киеп, чулпы-тәңкәләрен чыңлатып, җаныбызда гына сакланган, әкият итеп сөйләргә генә калган бишек җырларына багышлап, Фәнүзә Кашапова район мәктәп музее җитәкчеләренә семинар-тамаша оештырды. Аның эчтәлекле чыгышы, эш тәҗрибәсендә кулланган күрсәтмә материаллары, зәвыклы мәктәп музее оештыруы барлык педагогларда зур кызыксыну уятты. Фәнүзә Әнвәр кызына үз һөнәрен һәм...

Музей хезмәткәрләре көнендә чигүле күлмәк-калфакларын киеп, чулпы-тәңкәләрен чыңлатып, җаныбызда гына сакланган, әкият итеп сөйләргә генә калган бишек җырларына багышлап, Фәнүзә Кашапова район мәктәп музее җитәкчеләренә семинар-тамаша оештырды. Аның эчтәлекле чыгышы, эш тәҗрибәсендә кулланган күрсәтмә материаллары, зәвыклы мәктәп музее оештыруы барлык педагогларда зур кызыксыну уятты.
Фәнүзә Әнвәр кызына үз һөнәрен һәм укучыларын ярату, белемен һәм педагогик осталыгын туктаусыз үстерү хас. Ул башта Сәпәй урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларны, аннан Актүбә 2 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта, милли тәрбия бирү буенча директор урынбасары, югары категорияле укытучы. Эш тәҗрибәсен район һәм республика укытучылары белән дә уртаклаша: ачык дәресләр бирә, докладлар, класстан тыш эшләр буенча төрле темаларга чыгышлар ясый. Фәнүзә Кашапованың төп сыйфаты - үзенә тапшырылган эшкә, белем һәм тәрбия бирүгә намуслы каравы, бөтен көчен, сәләтен эшкә бирүе. Ул һәр дәресенә, класстан тыш чараларга тәнкыйть күзлегеннән карый, тагы да нәтиҗәлерәк эшләү юлларын эзли. Шаблоннан, иске алымнардан баш тартып, укыту методларын активлаштыра. 21 нче гасыр - яңа технологияләр заманы. Ләкин бернинди акыллы машина да укытучының җанлы сүзен алыштыра, балага рухи-әхлакый тәрбия бирә алмый. Шуны аңлап эш итә Фәнүзә Әнвәр кызы. Мәктәпнең туган якны өйрәнү музее җитәкчесе булуы да максатына ирешергә ярдәм итә. Ул "Туган якны өйрәнү" берләшмәсе җитәкчесе дә. Укучылар белән төрле эзләнү-тикшерү эшләре алып бара, районыбызның күренекле шәхесләре, сугыш һәм тыл ветераннары, язучылар белән очрашулар, төрле кичәләр оештыра. Укучылары республика конкурсларында, олимпиадаларда даими рәвештә призлы урыннар яулый. Фәнүзә Әнвәр кызының патриотик тәрбия бирүдә музей эшчәнлеге 2011 елда республика күләмендә 1 нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде, мәктәп музееэ статусын алуга иреште. 2008 елда укытучы РФ Президенты, 2011 елда "Безнең иң яхшы укытучы" грантларына лаек булды. Аның язмалары "Ачык дәрес", "Мәгърифәт", "Мәгариф" газета-журнал битләрендә еш басыла.
Алдынгы укытучы, актив җәмәгать эшлеклесе булу белән бергә Фәнүзә ханым Илшаты өчен уңган хатын һәм 2 кызына кайгыртучан ана да. Балалары мәктәп елларында яхшы укулары, тәрбияле булулары белән аерылып торды. Бүген Миләүшә - Казан инженер-төзелеше университеты студенты. Фирүзә Казан педагогия университетын тәмамлап, әнисе һөнәрен сайлады, шул ук мәктәптә татар теле һәм әдәбиятыннан, инглиз теленнән белем бирә.

Тәкъсимә Гарипова. Балалар иҗаты үзәгенең туган төбәкне өйрәнү һәм мәгариф музее җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ул џђрчак иќади эзлђнњдђ