Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Укучылар янгын турында барсын да белә

ТР буенча Россия МЧС күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге «ВДПО» ТРОның Азнакай участогы белән берлектә янгын темасына укучылар арасында иң яхшы рәсем, кул эше, аппликация буенча конкурс уздырды. Бәйгегә 217 рәсем, 5 кул эше, 10 аппликация тәкъдим ителде. Беренче урынны алган эшләр бәйгенең икенче этабына җибәрелде. Рәсемнәр бәйгесендә 1-4 сыйныф укучылары арасында:...

ТР буенча Россия МЧС күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге «ВДПО» ТРОның Азнакай участогы белән берлектә янгын темасына укучылар арасында иң яхшы рәсем, кул эше, аппликация буенча конкурс уздырды.

Бәйгегә 217 рәсем, 5 кул эше, 10 аппликация тәкъдим ителде. Беренче урынны алган эшләр бәйгенең икенче этабына җибәрелде.

Рәсемнәр бәйгесендә 1-4 сыйныф укучылары арасында: Актүбә бистәсеннән Альбина Петрик - беренче, Азнакай шәһәре гимназиясеннән Миләүшә Шәйхетдинова - икенче, Чалпыдан Эльза Низамова - өченче урыннарны алдылар. 5-9 сыйныф укучылары арасында исә призлы урыннарны Мәлбагыштан Нәсимә Хуҗина, Сарлыдан Фирүзә Сәитова, Актүбә бистәсеннән Илсур Зариповлар бүлеште.

Иң яхшы кул эшләре бәйгесендә Балтачтан Аделина Шакирова - беренче, гимназиядән Азалия Насыйрова - икенче, Чемодур авылыннан Илья Прокофьев - өченче урыннарны алды.

Аппликацияләр буенча җиңүчеләр булып: 4 нче мәктәптән Илина Зарипова (беренче урын), Актүбә бистәсе коррекция мәктәбе 1 сыйныф укучыларының коллектив эше (икенче урын), 4нче урта мәктәптән Алия Галиева (өченче) танылды.

Яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы - 6 нчы урта мәктәпнең 6 а сыйныфы укучылары, янгынга каршы пропаганда алып барулары өчен бүләкләнде. Бәйгегә йомгак ясау һәм бүләкләү тантанасы 87 нче янгын сүндерү частендә узды. Җиңүчеләрне бүлек начальнигы урынбасары Б. Шәйхетдинов, «ВДПО» ТРО инструкторы Р. Зәкиева һәм бүлек инспекторы Р.Хөсәенов котлады һәм зур рәхмәтләрен белдерде. Бәйгедә катнашучы бер генә бала да бүләксез калмады.

Соңыннан балалар зур кызыксыну белән янгын часте эшчәнлеге белән таныштылар, утны ничек һәм нәрсә белән сүндерүләре, янгын машиналарының нинди чаралар белән җиһазлануы белән кызыксындылар.

Р.Хөсәенов, күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев