Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уңай хәл ителер

Татшуган авылы еллык отчет җыелышы бүләкләүләр белән башланып китте. Азнакай район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин алдынгы авыл хезмәтчәннәре Әскәр Мөгыйнов һәм Әхсән Идиятуллинга районның 80 еллыгы юбилей медальләрен, хуҗалыкларында 5 әр баш савым сыер асраучы Гайсә Дәүләтов һәм Ринат Газыевларга сыер саву аппаратлары тапшырды. Бүләкләүләрне «Азнакай» агрофирмасы җитәкчесе Илгиз...

Татшуган авылы еллык отчет җыелышы бүләкләүләр белән башланып китте.

Азнакай район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин алдынгы авыл хезмәтчәннәре Әскәр Мөгыйнов һәм Әхсән Идиятуллинга районның 80 еллыгы юбилей медальләрен, хуҗалыкларында 5 әр баш савым сыер асраучы Гайсә Дәүләтов һәм Ринат Газыевларга сыер саву аппаратлары тапшырды. Бүләкләүләрне «Азнакай» агрофирмасы җитәкчесе Илгиз Мөслимов дәвам итеп, әфганчылар көне уңаеннан, сугышчы-интернационалист Рөстәм Шахинны да тәбрикләде, юбилярлар, алтын туйларын уздыручылар... һәм башка авылдашларны котлап, бүләкләде. Авыл башлыгы Гөлсинә Мияссарованың тирән эчтәлекле хисап, алдагы елга бурычлар турында докладыннан соң, татшуганлылар район җитәкчеләренә сораулар белән чыктылар. Алар арасында авылга су кертү, урам юлларын ремонтлау, Азнакай телевидениесе тапшыруларын трансляцияләү кебек сораулар бар иде. Аларның уңай хәл ителәсенә ышаныч зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев