Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Туфрак дымы – уңыш нигезе

"Туйкә" ҖЧҖ механизаторы Данис Нуруллин тагылма корал механизмының торышын тикшерә Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган оператив күрсәткечләргә караганда, 19 апрельгә районда 3406 гектарда күпьеллык үлән, 920 гектарда уҗым тукландырылган, 7891 гектарда күпьеллык үлән, 1255 гектарда туңга сөрелгән һәм пар җирләре тырмаланган. Арпа 295 гектарда чәчелгән. Бу эштә "Таллы Бүләк" (170 га),...

"Туйкә" ҖЧҖ механизаторы Данис Нуруллин тагылма корал механизмының торышын тикшерә

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган оператив күрсәткечләргә караганда, 19 апрельгә районда 3406 гектарда күпьеллык үлән, 920 гектарда уҗым тукландырылган, 7891 гектарда күпьеллык үлән, 1255 гектарда туңга сөрелгән һәм пар җирләре тырмаланган. Арпа 295 гектарда чәчелгән. Бу эштә "Таллы Бүләк" (170 га), Мөстәкыймов ис. (60 га), "Марс" (45 га), "Тукай" (20 га) хуҗалыклары үрнәк күрсәтә.

...Туфрактагы бәһасез дым очып беткәнче дип атна башыннан ук кыр эшләренә тотынган хуҗалыкларның берсе - быел гына оешкан "Туйкә" җәмгыяте. Аның барлыгы 2400 гектар чәчүлек җире бар. Шуның 500 гектарын күпьеллык үлән басуы, 200 гектарын пар җире алып тора. Калган 1700 гектарына барлык төр язгы культураларны чәчәргә җыеналар. ҖЧҖ директоры Азат Гыйльманов белдерүенчә, эшне вакытында башкарып чыгу өчен бөтен мөмкинлекләре - җитәрлек күләмдә орлыклары, ашлама, ягулык материаллары, төрле маркадагы тракторлары, аларга тагылма кораллар, техник ярдәм күрсәтү техникасы, иң мөһиме - үзләренең механизаторлары бар. Без булган 18 апрель көнне дүрт агрегатлары Туйкә һәм Уразай басуларында күпьеллык үлән тырмалау белән мәшгуль иде. Шул ук көнне "ДТ-75", "К-744" тракторларында Данис Нуруллин һәм Владимир Дмитров культивацияләгән мәйданга тракторчы Айрат Баһмановның "СЗП-3,6" агрегаты берьеллык үлән чәчә башлады. Бу эшне алар 20 гектарда башкарды. Кичә биредә арпа чәчүгә дә керештеләр.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев