Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Төп игътибар – профилактикага!

Хокук бозулар профилактикасы буенча ведомствоара комиссиянең районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән берлектәге утырышын комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Марсель Шәйдуллин алып барды. Эчке эшләр бүлегенең полиция участоклары уполномоченныйлары бүлекчәсе начальнигы Нияз Хәсәншин 2011 елда һәм быелның 1 кварталында аеруча авыр җинаятьләргә каршы...

Хокук бозулар профилактикасы буенча ведомствоара комиссиянең районның балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе белән берлектәге утырышын комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Марсель Шәйдуллин алып барды.

Эчке эшләр бүлегенең полиция участоклары уполномоченныйлары бүлекчәсе начальнигы Нияз Хәсәншин 2011 елда һәм быелның 1 кварталында аеруча авыр җинаятьләргә каршы көрәштә нинди чаралар күрелүе турында сөйләде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатова, социаль яклау идарәсе начальнигы Газинур Газизов, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Зарипова, "Форпост" директоры Айрат Батыров, эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү подразделениесе начальнигы Ленар Сәлимгәрәев балигъ булмаган балалар арасында хокук бозулар профилактикасы буенча балалар, яшьләр белән эшләүче учреждениеләрнең ведомствоара эшчәнлеге турында фикер алышуларда катнашып чыгыш ясадылар. Эшлекле тәкъдимнәр күп булды: авыл биләмәләрендә профилактика буенча советларның эшен активлаштыру, ТСЖлар каршында да шундый советлар төзү, участок уполномоченныйларын бу мәсьәләгә ныграк тарту, социаль яктан имин булмаган гаиләләргә игътибарны көчәйтү, җәйге каникул чорында яшүсмерләрнең мәшгульлеген оештыру һ.б.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев