Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тормыш мәгънәсе – намуслы хезмәт

Вагыйзь Хаҗиәхмәтовның уллары һәм якыннары Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Социалистик Хезмәт Герое Вагыйзь Хаҗиәхмәтов истәлегенә кичә узды. Ул Геройның килене Венера Хаҗиәхмәтова төзегән альбомны тәкъдир итү белән бәйләнеп барды. - Районыбыз батырлары хакында яшьләргә һәм киләчәк буыннарга җиткерү, аларның күңелендә легендар кешеләребез хакында горурлык хисләре уятуда мондый кичәләр уздыру зур...

Вагыйзь Хаҗиәхмәтовның уллары һәм якыннары

Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Социалистик Хезмәт Герое Вагыйзь Хаҗиәхмәтов истәлегенә кичә узды. Ул Геройның килене Венера Хаҗиәхмәтова төзегән альбомны тәкъдир итү белән бәйләнеп барды.

- Районыбыз батырлары хакында яшьләргә һәм киләчәк буыннарга җиткерү, аларның күңелендә легендар кешеләребез хакында горурлык хисләре уятуда мондый кичәләр уздыру зур әһәмияткә ия. Бу игелекле чараны алга таба да дәвам итәргә кирәк, - диде кичәнең төп инициаторы, «Маяк» газетасы баш мөхәррире Гәүһәр Шәймәрданова.

Аның фикерен район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов та куәтләде. Вагыйзь аганың уллары белән күрше булып, алар турында яхшы белгәнгә ул Хаҗиәхмәтовлар гаиләсенең тырышлыгы, кешелеклеге, хезмәт сөючәнлегенә басым ясады. Безнең бабаларыбыз юкка гына: «Алма агачыннан ерак төшми», димәгәннәр шул. Ә Вагыйзь Хаҗиәхмәт улының тормыш юлы батырлык үрнәкләреннән генә тора.

В.Хаҗиәхмәтов 1916 елда Сарлы авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 14 яшьлек үсмер хезмәт юлын туган колхозында башлый. Игенче һөнәре аның күңеленә бик якын була, чөнки бабалары һәм әтисе шушы җирдә иген игеп яшәгән бит. Механизаторлар курсын тәмамлагач, Вагыйзь МТСта тракторчы булып эшли башлый һәм туган авылы басуларын эшкәртә. Әмма сугыш башлана һәм аның өченче елында Вагыйзь фронтка чакырыла. Балтыйк буен азат итү өчен көрәшләрдә отделение командиры булып катнаша. Аннан соң ерак Көнчыгышта япон самурайларына каршы көрәшә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «Японияне җиңгән өчен», «Батырлык өчен» медальләре, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Өлкән сержант сугышчан бүләкләрен тагып фронттан кайтып төшүгә, авылдашлары аны Сарлы авыл Советы рәисе итеп сайлый. Ул анда 1946 елдан алып 1951 елның февраленә кадәр эшли. Кичәге фронтовикның кешеләр белән эшли һәм аларны хезмәт җиңүләренә оештыра белүен күреп, район җитәкчелеге аңа «Алга» колхозына җитәкчелек итәргә тәкъдим ясый. Ул монда 19 нчы рәис булып килә һәм 21 ел буена дилбегәне башкаларга бирми. Хаҗиәхмәтов эшне дә һәр йортта булып, кешеләр белән сөйләшүдән башлый. Аның максаты бер -кешеләрдә ышаныч уяту һәм ул аңа ирешә дә. Авылда яңа йортлар калкып чыга, яңа мәктәп бинасы, терлекчелек каралтылары салына. «Алга» колхозы даими рәвештә югары нәтиҗәләргә ирешә башлый. Ул җитәкчелек иткән чорда колхоз барлык дәүләт планнарын уңышлы үтәп финанс-икътисадый яктан ныгыган хуҗалыкка әверелә, республика күләмендә алдынгылар сафына баса. Авылны чын-чынлап аякка бастырган хуҗага районда беренчеләрдән булып Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Ул шулай ук ВДНХның көмеш һәм бронза медальләре, дистәләгән Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Вагыйзь ага Сарлы авылы тарихында тирән эз калдырган олы язмышлы шәхес. 1972 елдан 1982 елга кадәр авыл Советы рәисе вазифаларын башкарып, авылның йөзен үзгәртүдә үзеннән зур өлеш кертә. 1947 елдан алып 1972 елга кадәр район Советы депутаты булып сайлана.

Сугыш һәм хезмәт ветераны Вагыйзь ага Хаҗиәхмәтов 2003 елның ноябрь аенда безнең арабыздан мәңгелеккә китеп бара.

Янәшәңдә ныклы тылың булмаса, әлбәттә мондый уңышларга ирешеп булмый. Тормыш иптәше Бәдерниса апа 25 ел буена башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә. Хезмәттә ирешкән уңышлары өчен күпсанлы бүләкләргә («За трудовое отличие», «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен») ия була. Тырыш укытучыны бөтен авыл хөрмәт итә. Бәдерниса апа һәм Вагыйзь ага Хаҗиәхмәтовлар 57 ел бергә үрнәк, тату гомер кичереп, өрлектәй өч ул: Гөлүс, Радик һәм Наилне тәрбияләп үстерәләр. Аларның өчесе дә югары белем алып, дәрәҗәле урыннарда эшли. Уллары әтиләре хакында менә ниләр сөйли. Ул сүзләрдә горурлык та, ярату, соклану да бар.

«Әти минем өчен чын дус, киңәшчем булды. Әти-әниләрнең бер дә кул кушырып утырганнарын күргәнем булмады, алар һәрчак эштә булдылар», - ди Наил.

«Әтине кырыс кеше буларак хәтерлим. Кырыс, ләкин кайгыртучан, мәрхәмәтле. Кайвакыт артыграк шаяртсак, әни: «Атагызга әйтәм!» дип кисәтсә дә, беркайчан да әйткәнен дә, әтинең ниндидер җәза биргәнен дә хәтерләмим», - болары уртанчы улы Радик сүзләре.

«Колхоз рәисе гаиләсендә туып үскәч, мин колхоз тормышының бөтен авырлыгын татыдым. Урып-җыю чорында яңгыр яуса, безнең өскә яуган кебек, комбайннар торса, ярты уңышың басуда кала кебек иде. Мин әтинең эшкә киткәнен күрми калам, чөнки ул иртәнге икедән, өчтән үк китеп бара иде. Эштән кайткач, әти төне буе китап укый иде. Алдынгы җитәкче булу өчен белем дә кирәк бит. Аның тормыш мәгънәсе - намуслы хезмәт. Без дә аның үрнәгендә алга атларга омтылдык», - ди өлкән улы Гөлүс.

Ә менә Вагыйзь аганың килене Венера ханым Хаҗиәхмәтова әтисе (биатасы), гомумән гаиләсе хакында альбом ясаган. Искиткеч матур, эчтәлекле һәм бик оста ясалган ул. Бу альбомны кулга алган кеше геройның бөтен тормыш юлы, гаиләсе, куйган хезмәте белән таныша ала.

Әлеге кичәдә, әлбәттә, Венера Мәкъсүт кызы үзе дә бар иде. Ул әти-әнисенең тырышлыгы, шәфкатьлелеге хакында хатирәләрен яңартып кына калмады, ә бәлки слайдлар аша истәлекле фотосурәтләрне дә күрсәтте. Биредә әлбәттә Вагыйзь аганың оныгы Илдарның хезмәте зур булгандыр. Шушы истәлекле, кадерле альбомны музейга бүләк итте ул. Төбәкне өйрәнү музее җитәкчесе Гөлсем Хисамиева бүләкне кабул итеп алганда аның иң кадерле ядкарь булып сакланасын әйтеп рәхмәтен белдерде. Бу көнне Хаҗиәхмәтовлар гаиләсенә рәхмәт сүзләре бик күп әйтелде. Аларга герой туган һәм шунда фидакарь хезмәт куйган Сарлы авылы башлыгы Марат Шәрипов та кушылды.

Киләчәктә хезмәт юлларын авыл тормышы белән бәйләячәк 89 нчы һөнәри лицей студентлары өчен чын мәгънәсендә батырлык дәресе булды. Хезмәттәшләре, аны якын белгән авылдашлары, туганнары геройның батырлыклардан торган хезмәт юлына аеруча тирәнтен тукталдылар. Алар арасында элеккеге «Госсельтехнадзор» инспекциясе начальнигы Гайсә ага Фәтыйхов, иңгә-иң куеп фидакарь хезмәт куйган авылдашлары Марсель ага Галләмов, Рәис ага Шәриповлар бар.

- Ул халыкны эшләтә белә иде. Сабыр, беркайчан да тавышын күтәрми. Кешеләр аны бик яраталар иде. Хезмәт уңышларының да төп сәбәбен әнә шулай уртак тел табып эшли белүдә күрәм. Хәтерлим: 1970 елны 100 ана дуңгыздан 1772 баш үрчем алынды, - ди Гайсә ага.

- Мин аның шоферы булдым, - ди Марсель ага. -Шулкадәр тынгысыз кеше иде ул. Иртәнге 2-3тән торып фермалар, бригадаларны урап кайта. Чәчүгә чыкканчы да иң алдан үзе атка атланып, басуларны әйләнеп чыга иде. Нинди зур дәрәҗәгә ирешсә дә, анда бернинди «Мин - җитәкче», - дип масаю булмады. Өс-башы да һәрчак бик гади, кешеләр белән дә үз итеп сөйләшә.

- Ул хуҗалыкка үзләре колхоз рәисләре булып эшләрдәй иң яхшы белгечләрне җыйды, я булмаса шулай итеп тәрбияләде, - дип истәлекләрен барлады Рафак ага Дәүләтшин. - Җизнәй шулкадәр гадел һәм дөрес кеше булды. Аннан беркем дә зарланмады да, канәгатьсезлек тә белдермәде. Гаиләсе, туганнары, дуслары белән дә шундый ук җылы мөнәсәбәттә иде.

... Менә альбомның соңгы битен дә яптык. Никадәр файдалы мәгълүмат алдык, кыскасы батырлык дәресе булды ул. Әйтерсең лә, Вагыйзь аганың үзе белән зур һәм мактаулы тормыш юлын уздык. Районыбызның данлыклы кешеләре турында Венера ханым кебек һәркем әнә шулай альбом, китап язса, я булмаса истәлекләрен, фотосурәтләрен җыйса, киләчәк буынга ядкарь булып бай материал тупланыр иде.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев