Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Торак милекчеләре үзләренә хезмәт күрсәтүчеләр белән очрашты

Торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту, гомумйорт хаҗәтләренә (ОДН) өстәмә түләүләр кертелү сәбәпле торак милекчеләре арасында туган канәгатьсезлектәнме, йортлар караган ширкәт (ТСЖ) җитәкчелегенең яшәүчеләр белән күрешү, аңлату эшләре алып баруы соңгы вакытта даими бер системага салынды. Димәк, халыкның хәзер үзен борчыган сорауларга төпле җавап алу мөмкинлеге туды. Шундый очрашуларның чираттагысы шәһәрнең Вәлиханов...

Торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту, гомумйорт хаҗәтләренә (ОДН) өстәмә түләүләр кертелү сәбәпле торак милекчеләре арасында туган канәгатьсезлектәнме, йортлар караган ширкәт (ТСЖ) җитәкчелегенең яшәүчеләр белән күрешү, аңлату эшләре алып баруы соңгы вакытта даими бер системага салынды. Димәк, халыкның хәзер үзен борчыган сорауларга төпле җавап алу мөмкинлеге туды.
Шундый очрашуларның чираттагысы шәһәрнең Вәлиханов урамындагы "Наш дом" ширкәтенә караган 16нчы йорт ишек алдында узды. Сөйләшүгә чыгучыларның саны әлләни күп булмаса да, алар күтәргән мәсьәләләр җитди һәм нигезле иде. Беренче чиратта, чыгыш ясаучыларның әдәплелеге, үзләрен борчыган сорауларны бернинди гаугасыз, тыныч кына аңлатып бирә белүләре, җитешсезлекләргә битараф булмаулары күзгә ташланды. Ә җиткерер сүзләре шактый җыелган икән үзләренең. Әйтик, Ринат Вәлиев һәр подъезд, йорт өчен җаваплы кешеләр билгеләү зарурлыгын, Айрат Хаҗиев квартал эчендәге юлларга ремонт кирәклеген күтәрде. Нәсимә Галимова белән Нина Зәйнуллина йорт түбәсендәге кәрниз бетонының искерүе, урыны-урыны белән җимерелеп төшүе, моның узгынчылар һәм югары катта яшәүчеләр өчен хәвеф чыганагы булуыннан зарланды. ОДН өчен түләүләр, йортка терәп шәхси автомобильләр кую, бина диварының баш өлешләрендә салкын булудан канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар иде.
Сорауларның барысына да "Безнең йорт" ширкәте рәисе Сәгыйрь Гумиров җентекле җавап бирде: йортка капиталь ремонт уздыру 2014 елга планлаштырыла. Ә түбә кәрнизе, йорт диварының баш өлешләре быел ук ремонлланачак һәм җылытылачак. Квартал юллары да яңартылачак. Йортның алгы ягын әйләндереп алу һәм һәр подъезддагы ярдәмче бүлмәләрне законсыз хуҗаларыннан алып, гомумйорт хаҗәтенә тапшыру милекчеләр җыелышы карары нигезендә генә башкарыла ала. ОДНга килгәндә, февраль аенда гомумчутлагыч 939 куб метр су тотылуын күрсәткән. Фатирлардагы приборлар һәм норматив буенча ул 760 кына. Линиядә авария булмаган. Суның калган 179 куб метры (ягъни 179 мең литры!) кая киткән? Беренчедән, бу фатирлардагы чутлагычлар белән манипуляция ясаучы су караклары булуын дәлилли. (Мисал: өлкән яшьтәге берәүнең чутлагычы ай саен 7-8не күрсәтсә, өч кешелек гаилә даими 1 куб метр су "куллана"). Икенчедән, милекчеләрнең хисап күрсәткечләрен билгеләнгән вакыттан алда бирүендә. Һәр айның 20-25е көннәрендә ЕРЦга яки ТСЖга конкрет күрсәткеч хәбәр ителергә тиеш.
Кыскасы, очрашу һәр ике як өчен дә файдалы булды. Йорт өчен җаваплы итеп шушында яшәүчеләр арасында ышаныч һәм шөһрәт казанган Ләбип Мөхәммәтов сайланды.

Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Торак милекчеләре үзләренә хезмәт күрсәтүчеләр белән очрашты