Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тәмәке тартучы әни “күчтәнәче”

Тормышыбыздагы прогресска да карамастан, ерак чорлардан ук килгән яман гадәтләр сакланып калган. Аларның берсе - ел саен миллионлаган кешенең гомерен алып китүче тәмәке тарту гадәте. Кайчандыр океан артыннан китерелгән бу яман гадәт Россия туфрагында тамыр җәйгән. Нәтиҗәдә, бүген безнең арада миллионлаган кеше тәмәке тарта. Безнең илдә 25 тән алып 64...

Тормышыбыздагы прогресска да карамастан, ерак чорлардан ук килгән яман гадәтләр сакланып калган. Аларның берсе - ел саен миллионлаган кешенең гомерен алып китүче тәмәке тарту гадәте. Кайчандыр океан артыннан китерелгән бу яман гадәт Россия туфрагында тамыр җәйгән. Нәтиҗәдә, бүген безнең арада миллионлаган кеше тәмәке тарта.

Безнең илдә 25 тән алып 64 яшькә кадәр 17 млн. ир-ат һәм 5,5 млн. хатын-кыз әлеге яман гадәткә ия.

Ләкин бүгенге көндә сүз тәмәке тартучылар турында түгел, ә аның төтенен иснәүчеләр турында бара. Андыйлар турында "пассив тартучылар" диләр.

Сигаретлар ике төрле: төп һәм өстәмә төтен бүлеп чыгара. Аның яна торган өлешендә барлыкка килгән төп агым, тәмәке аша узып, тартучының үпкәсенә үтеп керә. Ә икенче агым тирә-як һавага тарала. Бу агымнар үзләренең химик составлары буенча аерылалар. Нәкъ менә тышка чыга торган агымда агулы матдәләр бик күп була.

Тәмәке күп тартылган бүлмәдә 4 сәгать кенә утыру да 1-2 сигарет тартуга тиң.

"Күп гаиләләрдә тәмәке тарту көндәлек тормышта гадәти күренеш. Кызганычка каршы, бу гаиләләрдәге балалар төтен эчендә яшәргә мәҗбүр булалар", - ди америка медикларының берсе.

Торакка таралган тәмәке төтенен сулау балаларның иммун системасын зарарлый, аларның инфекцияләргә каршы торучанлыгын киметә, үпкәләренә зыян сала. Нәкъ менә әти-әниләре тәмәке тарткан балалар кече яшьтән үк авырый (бронхит, пневмония, бронхиаль астма) башлыйлар. Ул шулай ук башка төр авыруларның да артуына китерә. Белгечләр 6 яшьтән 9 яшькә кадәрге 10мең баланы тикшергәннәр. Әти-әниләре тәмәке тарткан балаларның хроник ютәл һәм тын кысылу белән ешрак авырулары ачыкланган. Тикшерү нәтиҗәләре тәмәке тартмасалар да, балачакта һәм аннан соң тәмәке тартучылар белән яшәгән кешеләрнең үпкә рагы белән авыру очракларын күрсәтә.

Тәмәке төтене белән бүленеп чыккан агулы, мутаген матдәләрнең күләмен исәпкә алсак, моның өчен аптырыйсы юк. Углерод окисе, күкертле анегидрид, бензол, никотин, формальдегид, бенз(а)-пирен - менә тәмәке төтенендә табылган 4000(!) матдәнең берничәсе. Аларга төрле шешләр барлыкка китерүче радиоактив, канцероген һәм башка кешелек өчен куркыныч матдәләр дә өстәлә. Шуңа да пассив тәмәке тартучыларның үпкә яман шеше белән авыруына бер дә аптырыйсы юк. Бер гаепсез балалар һәм тәмәке тартучы ирләрнең тартмаучы хатыннарының зыян күрүе тагы да кызганычрак.

Әйдәр балалар онкологы профессор Л.А. Дурновның сүзләрен китерәсе килә: "... бик күпләр, моның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен исәпкә алмыйча, балалар булган, яки соңыннан булачак бүлмәләрдә тәмәке тарталар. Һәм бу куркыныч та. Чөнки әнисе тарткан бала үзе дә "тәмәке тарта". Баланың канына анализ ясасак, без һәрвакытта да анда агулы матдәләрнең артып китүен күрербез. Андый әниләр балалары бәлагә эләксә, дөреслеккә туры карарга тиешләр, чөнки алар үз рәхәтлекләре хисабына балаларын зур куркыныч алдына куялар. Балада табылган шеш нәкъ менә әнисе бүләге булуы ихтимал".

Әйдәгез әле, үзенең бар гомерен балаларда яман шеш авыруларын дәвалауга багышлаган һәм нәниләрнең фаҗигаләрен үз йөрәге аша уздырган кешенең фикерен игътибар белән тыңлыйк!

Бер вакытта да фатирларда, кешеләр булган башка биналарда, бигрәк тә көмәнле хатын-кызлар, балалар булган бүлмәләрдә тәмәке тартмагыз! Сез аларны агулыйсыз, сәламәтлекләрен куркыныч астына куясыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев