Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әти-әниебез белән горурланабыз

Гаилә Кәкре Елга авылында ут күршеләр булып яшәгән, яшьтән бер-берсенә гашыйк булып, гаилә корган Расиха һәм Камил Таҗетдиновларның бергә тормыш итүләренә 9 октябрьдә 55 ел тула. Әтиебез Камил 1930 елда Якты Юл авылында туа. Җиде сыйныфны бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Бөгелмә педагогия техникумына имтиханнарсыз кабул ителсә дә, тормышлары авыр...

Гаилә

Кәкре Елга авылында ут күршеләр булып яшәгән, яшьтән бер-берсенә гашыйк булып, гаилә корган Расиха һәм Камил Таҗетдиновларның бергә тормыш итүләренә 9 октябрьдә 55 ел тула.

Әтиебез Камил 1930 елда Якты Юл авылында туа. Җиде сыйныфны бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Бөгелмә педагогия техникумына имтиханнарсыз кабул ителсә дә, тормышлары авыр булу сәбәпле, укый алмаган. Әтисе сугышта һәлак булгач, барлык йорт мәшәкатьләре аның җилкәсенә төшә. Көндез колхозда эшләп, урта белемне Азнакайда кичке мәктәптә ала. Аннан соң читтән торып Чистай авыл хуҗалыгы техникумын бетерә. Кәкре Елга авылында йорт салып керә. Әтиебез гаиләсе белән Азнакайга күченгәч, күп еллар төзү оешмасында мастер, участок начальнигы булып эшли.

Әниебез Расиха 1933 елда Кәкре Елга авылында умартачы Хафиз белән Бәдигылҗамал гаиләсендә туа. Бик эшчән, тырыш булып үсә. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлап, 38 ел гомерен Азнакай санэпидстанциясендә дезинструкторлыкка багышлый. Тырыш хезмәтенә күпсанлы Мактау грамоталары дәлил. Әле лаеклы ялга киткәч тә, хезмәттәшләре киңәш сорап аңа еш килә иде. Әниебезнең кулыннан килмәгәне юк: умарта да карый, тегә, бәйли, телеңне йотарлык аш-су эзерли.

Әти белән әни өч кыз тәрбияләп үстерде. Розалия Лангепаста нефть предприятиесендә план-икътисад бүлеге начальнигы, Гүзәлия - Азнакайда нефтьче-оператор, Зөлфия - балалар бакчасында тәрбияче. Без алардан үрнәк алып, аларга охшарга тырышып яшибез.

Тормышта нинди генә авырлыклар туса да, акыллы киңәш-табыш бирердәй әти белән әниебез бар дип сөенәбез. Алар икесе дә мәчеткә йөреп, дин сабакларын өйрәнделәр. Әтиебез Азнакайда хөрмәтле кеше - мулла.

Олысына-кечесенә мәрхәмәтле булган, олы йөрәкле, киң күңелле әти белән әниебезне мөбарәк бәйрәмнәре белән ихластан котлап, алга таба да шулай тигезлектә, татулыкта матур гомер кичерүләрен, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телибез.

Балалары, оныклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев