Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Татнефть”нең күз уңында – хезмәт кешесе

 Азнакай район-шәһәр Мәдәният йортында “Татнефть” ПАОның Азнакай районында һәм Актүбә бистәсендәге структур подразделениеләре хезмәт коллективларының 2021 ел йомгакларына һәм 2022 ел бурычларына багышланган конференциясе узды.

Конференция эшендә "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Роза Галеева катнаштылар.

“Татнефть” – Россиядә иң эре нефть чыгару һәм эшкәртү компанияләренең берсе. Менә икенче ел инде рәттән ул инновацион үсеш программаларын тормышка ашыруда ил күләмендә беренче урынны яулап килә. Узган елгы нәтиҗәләр хакында бәян итеп, Рөстәм Нәбиулла улы хәзерге катлаулы шартларда “Татнефть”нең үз эшчәнлеген, стратегик һәм оператив планнарын яңа таләпләр һәм чикләүләрне исәпкә алып тормышка ашыруын ассызыклады.

–Һәр дәвердә дә безнең өчен иң алгы планда – хезмәт кешесе, – диде ул. – Нефтьчеләребезнең эш һәм яшәү шартларын яхшырту, ялын һәм сәламәтлеген кайгырту төп бурычыбыз булып кала. Компания әлегәчә алып барган Татарстанның көньяк-көнчыгышы төбәге үсешенә ярдәмен киләчәктә дә дәвам итәчәк. Без еллар белән сыналган, көчле, тотрыклы, бердәм команда, димәк, киләчәгебез дә ышанычлы.

Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Роза Галеева нефтьчеләрнең районыбыз, шәһәр һәм Актүбә бистәсенең үсешенә әйтеп бетергесез өлеш кертүен, узган елда гына да “Татнефть” ПАО ярдәме белән медицина, мәдәни, спорт, социаль объектларга капиталь ремонтлар ясалуын, аларга заманча җиһазлар алынуын, юллар төзекләндерелүен, ветераннарга, мохтаҗларга, ятимнәргә, күп балалаы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелүен һәм башка күптөрле эшләр башкарылуы хакында сөйләде. Барлык азнакайлылар исеменнән “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры Наил Магановка, аның урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиевка тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Татнефть” ПАО профсоюз комитеты рәисе урынбасары Рифдар Хәмәдъяровның 2021 елда Хезмәт килешүенең үтәлеше, профсоюз оешмаларының бүгенге көн сулышы һәм 2022 елга билгеләнгән бурычлар хакында чыгышыннан соң конференция эчкерсез әңгәмә рәвешен алды. Теләге булган һәркем үз фикерен, тәкъдимен җиткерде. Җитәкчеләр күпсанлы сорауларга җаваплар бирделәр.

Эшлекле сөйләшү иң күркәм һәм дулкынландыргыч мизгелләр – иң яхшы хезмәткәрләрне тәбрикләү тантанасы белән төгәлләнде. Компания тармакларында хезмәт куйган эшчеләр һәм белгечләргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, Азнакай районының 90 еллыгы медальләре тапшырылды.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев