Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ташулар зыян салмасын

Районның иҗтимагый-икътисади тормышына багышланган айлык киңәйтелгән киңәшмәне район башлыгы Марсель Шәйдуллин күңелле вакыйгалардан - район һәм республикакүләм чараларда җиңүләр яулаган азнакайлыларны котлаулардан башлады. Бүген сәхнә түренә районыбызның горурлыгына әверелә барган "Соколы" хоккей командасы спортчылары күтәрелде. Аннары Марсель Зөфәр улы март аенда җирлегебездә оештырылган чаралар, үткән вакыйгаларга тукталды. Аларның барсы хакында...

Районның иҗтимагый-икътисади тормышына багышланган айлык киңәйтелгән киңәшмәне район башлыгы Марсель Шәйдуллин күңелле вакыйгалардан - район һәм республикакүләм чараларда җиңүләр яулаган азнакайлыларны котлаулардан башлады.
Бүген сәхнә түренә районыбызның горурлыгына әверелә барган "Соколы" хоккей командасы спортчылары күтәрелде. Аннары Марсель Зөфәр улы март аенда җирлегебездә оештырылган чаралар, үткән вакыйгаларга тукталды. Аларның барсы хакында да "Маяк" газетасында яктыртып килдек, ә чаралар, сүз дә юк, шактый үтте.
РФ эчке эшләр министрлыгының Азнакай буенча бүлек җитәкчесе Илдар Шакиров райондагы оператив хәл торышын яктыртты. Март аенда эчке эшләр бүлегендә 701 хәбәр алынган. 43 җинаять эше теркәлеп, аларның 34е (7се "кайнар эздән") ачылган. Бу ай, тәгаен, фатир каракларының аеруча активлашуы һәм урамда кеше талаучыларның артуы белән истә калыр. Әлеге җинаятьләрне кылучылар арасында Әлмәт һәм Бөгелмә районнарыннан килгән кешеләр булуын да әйтергә кирәк. Үз милкебезгә үзебез хуҗа булып, уяу тормасак, әнә шулай читтән килеп тә талап китәрләр. Һава торышы начарлану сәбәпле, юл-транспорт фаҗигаләренең дә ешаюы күзәтелә. Бу чорда юлларда аеруча саклык сорала.
Азнакай шәһәр суды рәисе Мөсфирә Абдрәшитованың чыгышы теманың дәвамы булып яңгырады. Ул закончалыклардагы яңалыклар, өстенлекле юнәлешләр, альтернатив алымнар кертелү, аерым производстводагы һәм гаиләләр белән бәйле эшләр, балигъ булмаган балаларга карата кылынган җинаятьләр, хатын-кызларның шундый юлга басу очраклары артуына басым ясап, судның узган чордагы һәм бүгенге эшчәнлегенә киңкырлы анализ ясады.
Яз - су басулар куркыныч янаган, аеруча саклык чаралары күрүне таләп иткән җаваплы фасыл. 18 марттан районда язгы ташуларга аеруча әзерлек режимы кертелде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура буенча урынбасары Рәмис Ханнанов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров, янгынга каршы федераль хезмәтнең ТР буенча 11нче отряд начальнигы Рөстәм Хәйруллин әнә шушы мөһим чаралар буенча фикер-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар, алга куелган бурычларны барладылар.
Инде азнакайлылар ишеткәнчә, 21 марттан Азнакай радиосы сөйли башлады. Җирле телетапшырулар да хәзер "Летай ТВ" аша күрсәтелеп, сыйфат ягы яхшырды. Район җитәкчелегенең ярдәм - кайгыртуы белән телерадиокомпания әнә шулай яңарышка йөз алды. Бу хакта аның директоры Илкам Газизҗанов сөйләде.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчә башкарма комитеты җитәкчесе Рита Байтукалованың чыгышы соңгы вакытта үткәрелгән чаралар, оештыру эшләренә багышланды.
Киңәшмәдә район тормышы белән бәйле башка мөһим мәсьәләләр дә каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ташулар зыян салмасын