Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тарифлар каралды

Мәгълүм булганча, агымдагы елның 1 сентябреннән РФнең 354 нче карары нигезендә, коммуналь хезмәтләргә яңа кагыйдәләр буенча түли башладык. Хәзер фатирларда яшәүче милек хуҗалары өчен салкын һәм кайнар суга түләү ике өлешкә: фатирында кулланган ресурслар һәм гомумфайдалану ихтыяҗлары өчен бүленеп килә. Соңгысы ОДН түләүләре дип атала һәм ул фатирның квадрат метрыннан...

Мәгълүм булганча, агымдагы елның 1 сентябреннән РФнең 354 нче карары нигезендә, коммуналь хезмәтләргә яңа кагыйдәләр буенча түли башладык. Хәзер фатирларда яшәүче милек хуҗалары өчен салкын һәм кайнар суга түләү ике өлешкә: фатирында кулланган ресурслар һәм гомумфайдалану ихтыяҗлары өчен бүленеп килә. Соңгысы ОДН түләүләре дип атала һәм ул фатирның квадрат метрыннан чыгып исәпләнә. Иркенрәк фатирда яшәсәң, түләүләр дә шулкадәр күбрәк килә дигән сүз. Бу хәл кайбер кулланучылар арасында шактый канәгатьсезлек тудырды.
Арабызда өчәр бүлмәле фатирларында ялгыз яшәүче әби-бабайлар да бар. Байлыктан түгел, гомер иткән фатирлары бит инде. Таякның юан башы нәкъ менә аларга төшә, ахры. Торак-коммуналь хуҗалыгы белән бәйле оешмаларга проблемаларга, аңлашылмаучылыкларга ачыклык кертүләрен сорап хатлар килә дә башлаган.
Шушы көннәрдә болар һәм коммуналь түләүләрдәге башка яңалыклар турында сөйләшү максатында, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров җаваплы оешма җитәкчеләре катнашында киңәшмә җыйды.
- Соңгы айда шикаять хатлары нык артып китте. Бу җаваплы оешмалар, бигрәк тә ТСЖлар тарафыннан аңлату, квитанцияләр буенча тикшерү эшенең тиешенчә башкарылмавы нәтиҗәсе дә, - диде ул.
Ул шулай ук кулланучыларның һәр тиене дөрес исәпләнергә тиеш булуын, эшкә җавапсыз караучыларга карата төрле чаралар күреләчәген әйтте.
Соңынан, киңәшмәдәгеләр аерым квитанцияләр, шикаятьләр буенча җитди сөйләшү алып бардылар.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тарифлар каралды