Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Танаевкада һәйкәл ачылды

7 майда Танаевка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылды. Истәлекле вакыйга белән котлап, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов әлеге эшне башлап йөргән Надежда Моисеева һәм зиратны чистартуда, төзекләндерүдә зур көч куйган авыл старостасы Минзакир Хәбибуллинга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Россия...

7 майда Танаевка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм репрессия корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылды.

Истәлекле вакыйга белән котлап, район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов әлеге эшне башлап йөргән Надежда Моисеева һәм зиратны чистартуда, төзекләндерүдә зур көч куйган авыл старостасы Минзакир Хәбибуллинга район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Россия Герое Ильяс Дауди, "Җәлилнефть" идарәсенең баш инженеры, Азнакай район Советы депутаты Рәис Әхмәтшин, Азнакай районы һәм шәһәре хәрби комиссары Рәдиф Камалеев, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов чыгышларында илебез азатлыгы өчен башларын салган якташлар батырлыгы искә алынды, аларның даны онытылмавы хакында әйтелде.

Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Ильмира Әхтәмова һәйкәл салуда ярдәм иткән район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинга, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Альбина Темирбулатовага, "Җәлилнефть" идарәсенә, хәрби комиссариатка, авыл халкына зур рәхмәтен белдерде.

Кайчандыр гөрләп торган Танаевка авылыннан сугышка 42 кеше киткән. Шуның бары унҗидесенә исән-сау әйләнеп кайтырга язган.

Сугыш җиле Танаевканың һәр өенә ишек каккан. Крыловлар нәселеннән фронтка сигез кеше китә, бишесе яу кырында мәңгелеккә ятып кала.

- Әтием Николай да, бабам Илья да бик яхшы умартачы иде. Кечкенә булсам да, әтинең авылны чыгып киткәндә: "Немецларны дөмектерәчәкбез!" - дип кычкырганы хәтеремдә, - ди Виктор Николаевич. Әтисе үз һөнәре хөрмәтенә сугышка киткәндә улының фамилиясен Пчеловодов дип яздырта. Ул 40 елга якын "Сөләйнефть" идарәсендә эшли, озак еллар умартачылык белән шөгыльләнә.

Надежда Моисеева да сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашмый кала алмады:

-Ат арбаларына төялеп, әтиләр, абыйлар, апалар сугышка китте. Авылда карт-коры, безнең ише бала-чага, әниләр генә калды. Әмма без авылны сугышка кадәр нинди булса, шул килеш саклый алдык. Умарта да тоттык, сыер да асрадык, иген дә иктек, мәк, көнбагыш үстердек.

Ул үзе кебек һәйкәл салу инициативасы белән янып яшәгән, әле быел март аенда гына гүр иясе булган Геннадий Повадырев, шулай ук профессор Василий Козырев исемнәрен рәхмәт хисе белән телгә алды.

-Әтиегез фронттан кайткан көнне хәтерлисезме? - дип сорадым Надежда Ивановнадан.

-Әлбәттә! Безнең өйдә патефон бар иде. Әти кайткан көнне аны урамга алып чыгып, пластинка куйдык, бар авыл халкы җыйналды, биедек.

Ул инде күптәннән Бөгелмәдә яшәсә дә, туган йорты белән араны өзми, майдан алып октябрьгә кадәр биредә.

Җәйгелеккә кайтучы берничә гаиләне исәпләмәгәндә, Петр Назаров- Танаевканың соңгы могиканы. Шау чәчәкле чияләр, шомыртлар биредә кайчандыр бик тырыш, уңган халык яшәве хакында җилләр белән пышылдаша. Вакыт аяусыз, ул җир йөзеннән авылларны, шәһәрләрне юкка чыгара, әмма хәтер - мәңгелек.

Сергий атакайның догалары безнең якты киләчәгебез өчен гомерләрен биргән ата-бабалар, әни-әбиләр рухына барып ирешер.

Бүген һәйкәл янында мактаулы сакта торган 8 нче мәктәп кадетларына, ялкынлы чыгыш ясаган Мәлбагыш мәктәбе укучыларына карап, яшь буында батырлык үрнәге нәкъ менә шулай тәрбияләнә дип уйлап куйдым.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев