Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Табигатьтән илһам алып

Бер мизгелгә генә тирә-якка күз ташлыйк әле. Нинди гүзәл бу дөнья! Җиһанга көз иңсә дә, кояшның рәхимлеге җуелмаган әле, күр, һаваны ярып кошлар очып уза, агачлардагы сары яфраклар бер-берләре белән серләшә-серләшә әкрен генә җиргә коела. Табигатьнең менә шушы илаһилыгын күреп, тоемлап кына калмаган, ә аның һәр «сулышын» сурәткә төшереп мәңгелек...

Бер мизгелгә генә тирә-якка күз ташлыйк әле. Нинди гүзәл бу дөнья! Җиһанга көз иңсә дә, кояшның рәхимлеге җуелмаган әле, күр, һаваны ярып кошлар очып уза, агачлардагы сары яфраклар бер-берләре белән серләшә-серләшә әкрен генә җиргә коела. Табигатьнең менә шушы илаһилыгын күреп, тоемлап кына калмаган, ә аның һәр «сулышын» сурәткә төшереп мәңгелек итә белгән осталарга гомерем буе сокланам. Миңа шушы араларда шундый сәнгать ияләренең берсе-Юрий Рябченко белән танышу бәхете тиде. Шәһәребезнең «Мизгел» залында аның иҗади күргәзмәсе оештырылып, әле дә дәвам итә.

-Табигать күренешләрен чагылдырганда акварель белән эшләү җиңелрәкме, әллә Сезгә графика якынракмы?-дип сорыйм янәшәмдәге рәссамнан. -Ә бит каләм белән менә шундый гүзәллекне тудыру бик четерекле, җентекле шөгыль, сабырлык сорый, мондый сәләт һәркемгә дә бирелми. Картиналарыгыз шулкадәр җәлеп итә, күзне алалмыйсың...

Иҗатына игътибардан күңеле булып, әңгәмәдәшем тыйнак кына елмаеп куя. Аңа кулында ни тотса да-пумаламы, каләмме-зур аерма юк, иң мөһиме, рухи тоемлау, илһам халәте булу кирәк.

-Менә бу кышкы урманны ике ел «яздым», -ди ул. - Көнем үтеп, кичке караңгы иңә башлагач, иртәгә дә көн бар ич, дип кайтып киттем. Ә иртәгәсен килсәм, көн кисәк җылытып, агачлардагы бәснең эзе дә калмаган. Икенче кышны көтәсе булды...

Юрий Спиридонович -безнең якташыбыз. Азнакай шәһәренең 2 нче мәктәбен тәмамлагач, техникумда, аннары КАИда белем ала. Гомере буе элемтә тармагында хезмәт куя, бер үк вакытта Казан элемтә электротехникумында укыта. «Почет Билгесе» орденына, «ТРның атказанган элемтә хезмәткәре» исеменә, күпсанлы Мактау грамоталары, дипломнарга ия. Якташыбыз «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелгән. Ничек горурланмыйсың да, гомере буе туган җире гүзәллегенә мәдхия белдереп яшәвенә ничек сокланмыйсың! Ә бит аның сәнгать белеме юк, бары тик иҗат тулы бай күңел дөньясы гына...

Узган атнада рәссамның «Мизгел»дә күргәзмәсен рәсми ачу тантанасы булды. Анда районыбыз рәссамнары, Юрий Рябченконы белгән азнакайлылар, укытучылары, 6 нчы һәм 5 нче мәктәп укучылары җыелды. Чыгыш ясаган һәркем иҗатына бәя биреп, гади генә каләм белән әнә шундый илаһи матурлык тудырган хезмәте белән азнакайлылар күңелен күргәне өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Фикер-тәэсирләрнең әйтеп бетерә алмаганы «Кайтавазлар китабы"на шәрехләнде. Берсенә генә күз салыйк та язманы йомгаклау өчен башка сүзләр эзләмик: «Бу картиналарны күреп гаҗәпкә каласың: аларны чыннан да безнең укучыбыз иҗат иткәнме?! Ул ирешкән уңышларга сөенеп туя алмыйбыз... Е.П.Калинина».

Лиза Нур

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев